Мәктәп укучылары өчен креатив программалаштыру буенча Халыкара Scratch-Олимпиадада катнашуга гаризалар кабул итү башланды.
10-11 гыйнварда Чистай һәм Мөслим районнарында “Дустанә сыйныф серләре” ата-аналар комитетлары республика конкурсының зона этаплары узды.
10 гыйнварда "Рональд Макдональд йорты"на Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре килде. Республика балалар клиник хастаханәсе пациентлары өчен кунаклар чын бәйрәм оештырдылар.
Казанның Мәскәү районындагы 9-нчы номерлы гимназиясе укучылары француз теле буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының республика һәм төбәк этапларында җиңүче булдылар. 9-12 гыйнварда аларда Татарстанның Кама Тамагы һәм Түбән Кама районнарыннан, шулай ук Казаннан һәм Яр Чаллыдан 7-11 сыйныфларда белем алучы 35 укучы катнашты.
12 гыйнвардан 14 гыйнварга кадәр 9-11 сыйныф укучылары арасында рус теле буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы узды.
2020 елда "Тоталь диктант" өчен текст рус теоретик космонавтикасына нигез салучы Константин Циолковский тормышындагы аз билгеле нечкәлекләргә багышланачак.
"Тоталь диктант - 2020" авторы Себердән язучы Андрей Геласимов. Ул диктант тексты Циолковскийга багышланачак, дип хәбәр итте.
Чит телләр буенча БДИда катнашучылар, беренче чиратта, инглиз теле буенча (алар абсолют күпчелек) 2019 елда яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Инглиз теле буенча БДИ нәтиҗәләренә эчтәлекле анализ ясау күрсәткәнчә, имтихан эшләренең барлык бүлекләре, үткән ел белән чагыштырганда, яхшырак башкарылган
10 гыйнвардан башлап Татарстанда «Земский учитель» федераль программасында катнашу өчен гаризалар кабул ителә. Сайлап алганнан соң 13 җиңүчене билгеләячәкләр. Алар бер тапкыр түләнә торган 1 миллион сум компенсация алачак.
Россия мәгариф министры Ольга Васильева тугызынчы класста яңа мәҗбүри имтиханнар кертү планлаштырылмый, дип хәбәр итте.
13 гыйнвардан Казан шәһәренең Авиатөзелеш районында мәгариф оешмаларын планлы рәвештә күчмә тикшерү башланды. Контроль-күзәтчелек эшчәнлегенә Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты хезмәткәрләре белән бергә 33 эксперт җәлеп ителде.