ЯҢАЛЫКЛАР


9
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

WorldSkills төбәк чемпионатының соңгы этабы тәмамланды. КФУның IT-лицее укучылары - төрле компетенцияләрдә җиңүчеләр һәм призерлар.

Татарстанда 6-11 сыйныф укучылары өчен  башлангыч һөнәри юнәлеш буенча "Киләчәккә билет" дип аталган  федераль проект гамәлгә ашырыла.

КНИТУда Казан һәм Татарстан укучылары өчен еллык һөнәри юнәлеш чарасы - «Бер көн студенты-2020» старт алды. Нефть, химия һәм нанотехнологияләр институты студентлар эскәмиясендә студентлар рухына үтеп керергә теләгән барлык укучылар өчен үз ишекләрен ачты.


6
декабрь, 2019 ел
җомга

1-11 сыйныфлар өчен туган тел буларак татар теле һәм әдәбияты, Татарстанның дәүләт теле буларак татар теле буенча программалар эшләнеп, реестрга кертү өчен федераль укыту-методик берләшмәсенә юлланган. Бу хакта Казан Кремлендә утырышта ТР Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов әйтте.

Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Мәскәү мәгариф департаментының уртак проектына Санкт-Петербург, Карелия Республикасы, Татарстан, Башкортостан, Төньяк Осетия-Алания, Пермь крае, Новосибирск һәм Иваново өлкәләре кушылачак.

Информатика һәм мәгълүмати-коммуникация технологияләре буенча БДИ (ИКТ) - югары уку йортларына заманча мәгълүмат технологияләрен һәм теоретик информатиканы тирәнтен өйрәнүне күздә тоткан юнәлешләргә керү өчен кирәкле һәм сайлау буенча тапшырыла торган имтихан.

7 декабрьдә яшь армияче отрядлары арасында “Хәтер Вахтасы посты №1” республика смотр-конкурсына йомгак ясалачак.

18 декабрьдә программалаштыру буенча II Бөтенроссия онлайн-олимпиадасының төп туры старт ала, ул Учи.ру базасында уздырыла.

2019 елның 2 декабреннән 7 декабренә кадәр Сочи шәһәрендә Халыкара иреклеләр форумында Татарстан Республикасы укучылары  делегациясе катнаша.

5 декабрьдә  Казан Кремлендә Милләтара һәм диниара мөнәсәбәтләр буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Совет утырышы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International