ЯҢАЛЫКЛАР


6
декабрь, 2019 ел
җомга

7-нче декабрьдә Казанда интеллектуаль гаилә уен-квизы узачак. Проектта 5-7 сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре катнаша ала.

Кама Аланының 2 нче  урта гомуми белем бирү мәктәбе 30 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бәйрәм концерты мәктәпне тәмамлаучылар, укучылар һәм ата-аналар, Кама Аланы башлыгы Александр Павлов, мәгариф учреждениесе директорлары һәм мәгариф ветераннары катнашында узды.

Казанда «Беренче курс студенты көне» шәһәр фестивале гала-концерт белән тәмамланды. 4 декабрьдә Ленин исемендәге мәдәният сараенда студентларның төп бәйрәмнәренең берсе булды. Сәхнәдә конкурс сайлап алуларын узган иң яхшы иҗат коллективлары һәм башкаручылар чыгыш ясады. 


5
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Милли телләрдә дәреслекләр әзерләү - зур проблема. Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә ТР Президенты каршындагы Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча совет утырышында шулай дип белдерде. Ул милли телләрдә дәреслекләр проектлары экспертизасын уздыру проблемасына кагылды.

Татарстанда коррупциягә каршы юнәлтелгән берьюлы берничә республика иҗади бәйгегә йомгак ясалды. Бәйгедә җиңгән мәктәп һәм гимназиядә укучылар, көллият студентларын бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды.

Тиздән студентларның уку һәм җитештерү практикалары сезоны башлана. Илебез фәне һәм мәгарифе үсеше белән актив кызыксынучыларны, үз тикшеренүләре өчен яңа белемнәр һәм практик тәҗрибә эзләүчеләрне Фән һәм югары белем министрлыгында көтәләр.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында «1941 - 1945 еллар Бөек Ватан сугышының гаилә фотохрониклары» Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Казан радиомеханика көллияте "Һөнәри белем бирү оешмалары матди-техник базасының заманча таләпләргә туры килүен тәэмин итү максатларында дәүләт ярдәме" чарасы, "Яшь профессионаллар" федераль проекты ("Һөнәри белем бирүнең конкуренциягә сәләтлелеген арттыру") кысаларында юридик затларга субсидияләр рәвешендә 2020 елда федераль бюджеттан грантлар бирү өчен үткәрелгән  сайлап алу конкурсында җиңде.

Бүген Казан шәһәре Идел буе районының 24-нче номерлы мәктәбендә ришвәтчелеккә каршы тематикага «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» шәһәр интеллектуаль уены узды. Анда 9-10 сыйныф укучылары катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча Казан шәһәре Вахитов районының 12-нче номерлы мәктәбе командасы җиңү яулады.

Төбәкара компетенцияләр үзәге - Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумы Халыкара компетенцияләр үзәгенә үзгәртелде. Татарстан Хөкүмәтенең тиешле карарына ТР Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International