ЯҢАЛЫКЛАР


19
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы җыелма командасы әгъзалары Мәскәүгә 2018 елның 20-23нче  ноябрендә ВДНХ территориясендә узачак «Абилимпикс» инвалидлыгы булган кешеләр өчен һөнәри осталык буенча IV илкүләм чемпионатында катнашу өчен юл тота.

КМТТУ-КАИ спорт клубының 65-еллыгына багышланган «Физик тәрбия һәм студентлар спорты студентлар күзлегеннән караганда» IV Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе 17-18нче ноябрьдә Казан милли тикшеренү техник университетында узды. 

2018 елның 17нче ноябрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм «СВЕГА-Компьютер» ҖЧҖ арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

17нче ноябрьдә Татарстан Республикасының «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионатының беренче төп этабы тәмамланды. 

2018 елның 20-21нче ноябрендә Казанда А. Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты базасында. “Россия педагоглары: мәгарифтә инновацияләр " Бөтенроссия форумы узачак.

Бүген ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Актаныш районының Пучы авылында балалар бакчасын ачу тантанасында катнашты.

Ford Sollers һәм Ford Fund «Мехатроника»юнәлеше буенча дуаль мәгариф системасын кертү проектының икенче этабына йомгак ясадылар. 15нче октябрьдә старт алган проектның икенче этабы укытучыларны һөнәри яктан яңадан әзерләүгә багышланган иде.

Квалификация күтәрүнең шәхескә юнәлдерелгән моделен гамәлгә ашыру кысаларында 2018 елның 12 - 20нче ноябрендә өстәмә һөнәри белем бирү программаларын (модульләрен) бәяләү буенча республика эксперт советы эше алып барыла.


16
ноябрь, 2018 ел
җомга

16нчы ноябрьдә Мәскәүдә Россиянең Милләтләр эше буенча федераль агентство инициативасы буенча тел белеме өлкәсендәге экспертлар, галим-филологлар, Россия халыклары телләре һәм рус теле укытучылары, федераль һәм төбәк хакимият органнары җитәкчеләре Россия Федерациясе халыклары телләрен саклау һәм үстерү өчен оптималь шартлар булдыру буенча тәкъдимнәр әзерләү өчен җыелдылар.

Шанхай Милли күргәзмә үзәге Вице-президенты Нинг Фенг белән очрашу узды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International