ЯҢАЛЫКЛАР


6
март, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанның 225 укучысы олимпиаданың 4 юнәлешендә эшләде: техника, технология һәм техник иҗат; йорт мәдәнияте, дизайн һәм технологияләр; робототехника һәм мәгълүмати иминлек.

РФ Дәүләт Думасында 5 мартта мәгариф оешмаларын кадрлар белән тәэмин итүгә багышланган “хөкүмәт сәгате” узды.

РФ Мәгариф министрының беренче урынбасары Александр Бугаев 2025 елның 5 мартында төбәк мәгариф министрлары белән берлектә "Бердәм Россия" партиясенең "Мир возможностей" проекты акцияләрендә катнашучы мәгариф оешмалары өчен конкурска старт бирелде.

Мәгариф министрлыгы педагогларны яңадан әзерләү һәм аларның квалификацияләрен бары тик дәүләт оешмаларында гына күтәрү тәкъдим ителә торган закон проектын хуплый.

24 марттан 26 мартка кадәр Казан яшьләрен "Яшь журналист юлы" сигезенче профильле күчмә сменасында катнашырга чакыралар.

«Сириус» белем бирү үзәгенең «Большие вызовы» фәнни-технологик проектлар бөтенроссия конкурсының яңа, унынчы сезонында катнашучылар саны шактый артты һәм аларның географиясе киңәйде. 

Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты Россия Мәгариф министрлыгының дәүләт биреме кысаларында гамәли характердагы фәнни-тикшеренү эшләрен гамәлгә ашыра.

2025 елның 14 февралендә «Мәскәү педагогик дәүләт университеты» югары һөнәри белем бирү ФДБМУнең Физика, технология һәм мәгълүмат системалары институтында «Молодые ученые педагогических университетов – технологическому суверенитету России» II Бөтенроссия форумында заманча фән һәм технологияләр үсешенә сизелерлек өлеш кертә торган яшь галимнәрне бүләкләү тантанасы булды.


5
март, 2025 ел
чәршәмбе

Төбәк этабында җиңүче 13 укучы  республиканы Идел буе федераль округының Интеллектуаль олимпиадасы финалында тәкъдим итәчәк. Алар  6 нчы һәм 90 нчы гимназия, лицей - инженерлык үзәге, «СОлНЦе» махсуслаштырылган олимпиада-фәнни үзәге (барысы да Казанда) һәм «Кванториум» балалар технопаркы (Чаллы) укучылары.

Бүген, 2025 елның 5 мартында, интернет челтәре буенча бердәм дәүләт имтиханын тапшыру технологияләрен, контроль үлчәү материалларының тулы комплектын матбугат һәм аудиториядә сканерлау буенча бөтенроссия тренировка чарасы уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International