2025 елның 14 февралендә «Мәскәү педагогик дәүләт университеты» югары һөнәри белем бирү ФДБМУнең Физика, технология һәм мәгълүмат системалары институтында «Молодые ученые педагогических университетов – технологическому суверенитету России» II Бөтенроссия форумында заманча фән һәм технологияләр үсешенә сизелерлек өлеш кертә торган яшь галимнәрне бүләкләү тантанасы булды.
Чара “Россия фәне атналыгы педагогик университетларда һәм көллиятләрдә” кысаларында үткәрелде.
Мәгариф министрлыгының Рәхмәт хаты белән Яр Чаллы дәүләт педагогика университетының рус һәм татар филологиясе кафедрасы мөдире вазифаларын башкаручы, филология фәннәре кандидаты Калинин Константин Андреевич бүләкләнде.