ЯҢАЛЫКЛАР


3
март, 2025 ел
дүшәмбе

 Лаешта Советлар Союзы Герое Б. К. Кузнецов исемендәге 2 нче мәктәптә май чабу ярминкәсе узды. Барлык җыелган акчалар махсус операцияләрдә катнашучы Россия солдатларына ярдәмгә барачак. Чара йөзләрчә кешене: укучыларны, ата-аналарны һәм педагогларны берләштерде.

1 нче  Актаныш урта мәктәбендә геройлар тарихына һәм батырлыкларына тирән хөрмәт белән сугарылган истәлекле һәм әһәмиятле көн  үтте. Чараның  кунагы ТР Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев иде.

 "Бу чын фурор!", - диделәр оештыручылар. Икенче "Физмат прорыв" фестивале рекордлы санда катнашучыларны җыйды.

 Яңа Чишмә гимназиясенең укучылары,  укучылары һәм ата-аналары игелекле эш башкарганнар. Россия хәрбиләренә ярдәм итү акциясе кысаларында төзелеш инструментлары, медикаментлар һәм азык-төлекләр җыйганнар. Моннан тыш, укучылар окоп шәмнәре,  ут кабызгычлар һәм витаминлы чәйләр әзерләгәннәр.

Яр Чаллы дәүләт педагогика университетының Индустриаль-педагогика көллиятендә  «Хәрби-тарихи уен» нар  узды. Чараны үткәрү 2020 елдан башланган. «На пути к победе» хәрби-тарихи уены мәктәп укучылары һәм урта һөнәри уку йортлары студентлары өчен белем бирү процессының мөһим өлешенә әверелгән. 


1
март, 2025 ел
шимбә

 Россия Федерациясенең 89 субъектында инвалидлар һәм сәламәтлек буенча  мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында һөнәри осталык буенча Илкүләм чемпионатның төбәк этабы башлана. Оештыручылар  Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы, «Абилимпикс» хәрәкәте үсешенең төбәк үзәкләре, һөнәри белем бирүне үстерү институтының «Абилимпикс» үзәге һәм «Россия - мөмкинлекләр иле» АНО .

2 март көнне Россия төбәкләрендә остазларны хөрмәтләүче чаралар башлана. Нәкъ шул көнне "Остаз көне"ен  билгеләү планлаштырыла. Хәзерге вакытта тиешле Президент Указы әзерләнгән.


28
февраль, 2025 ел
җомга

Беренчел гаризалардан күренгәнчә, бу уку елында Татарстанда мәктәп тәмамлаучы 5 меңнән артык укучы туган телләрдән имтихан тапшырырга ниятли. ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова А.С.Пушкин исемендәге Мәдәният үзәгендә узган утырышта шулай дип белдерде.

«Ана теле» татар телен дистанцион өйрәтү системасы быел яңадан эшли башлаячак. ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова А.С.Пушкин исемендәге Мәдәният үзәгендә узган утырышта шулай дип белдерде.

Советлар Союзы Герое Б.К.Кузнецов исемендәге Казан кадет интернат-мәктәбендә Ватанны саклаучылар елы кысаларында ике истәлекле чара узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International