ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2025 ел
сишәмбе

9 апрельдән 11 апрельгә кадәр Казанда технологик бизнес өчен алдынгы вакыйгаларның берсе булган XIX Россия венчур форумы узачак.

Беренче категория - Россиядә булган һәм белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмаларда 2021/22 уку елыннан башлап укырга кабул ителгән төп гомуми һәм урта гомуми белем бирүнең белем бирү программаларына дәүләт аккредитациясе булган укучылары.

Студентлар һәм яшь белгечләр финанс базары вәкилләреннән конкрет кейслар әзерләячәк. Быел биремнәр өч тема белән бәйле: «Ясалма интеллект», «Мәгълүматлар алмашу», «Чикләнгән реестрлар һәм токенизация». Нәтиҗәләр ясау FINOPOLIS 2025 инновацион финанс технологияләре форумында узачак.

Быел Казанның  5 мең 479 унберенче сыйныф укучысы өчен  соңгы кыңгырау шалтыраячак. Укучылар күбрәк  математика, җәмгыять белеме, информатика буенча БДИ тапшырачак.

"Беләсеңме? Өйрәт!" Бөтенроссия балалар фәнни-популяр видеосы конкурсының дүртенче сезонында катнашуга гаризалар кабул итү 2025 елның 1 апреленә кадәр озайтыла. Конкурсны оештыручы - "Росатом" дәүләт корпорациясе ярдәмендә "Атомариум" фәнни-агарту платформасы белән партнерлыкта "Милли приоритетлар" АНО.

«КНИТУ-КАИ инженер лицей-интернаты» ның өлкән сыйныф укучылары Алмаз Әхмәтҗанов һәм Искәндәр Кунаков Милли технологик олимпиаданың финал этабында җиңү яуладылар.


3
март, 2025 ел
дүшәмбе

Капиталь ремонт үткәреләчәк объектлар арасында: Коргуза урта гомуми белем бирү мәктәбе (Югары Ослан районы), Чыпчык урта гомуми белем бирү мәктәбе (Биектау районы), Усад гимназиясе (Лаеш районы), Шәле урта гомуми белем бирү мәктәбе (Питрәч районы), Афзал Шамов исемендәге Татар Танае  урта гомуми белем бирү мәктәбе (Яшел Үзән районы), Зур Чишмә  урта гомуми белем бирү мәктәбе (Яшел Үзән районы), Обсерватория  урта гомуми белем бирү мәктәбе (Яшел Үзән районы), Татар Янтыгы төп гомуми белем бирү мәктәбе (Лаеш районы).

 "Сферум" платформасында оештырылган "Рособрнадзор ярдәмчесе" чат-ботыннан 2025 елның 1 мартыннан башлап  мәктәпкәчә белем бирү һәм урта һөнәри белем бирү системасы укытучылары файдалана алачак. Ә 2025 елның гыйнварыннан аның белән  бөтен ил буенча  укытучылар куллана ала.

Кукмарада «Бергә бирәбез. Ата-аналар белән бергәләп  БДИ тапшыру көне» тугызынчы тапкыр уздырыла. Быел мәктәп укучыларының әти-әниләре Манзарас урта мәктәбе мәйданчыгында математика фәненнән имтихан биреп, үзләрен чыгарылыш сыйныф укучылары итеп хис иттеләр.

 28 февральдә Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының төбәк этабында ярышлар тәмамланды.  24 предмет буенча ярышларда Россия Федерациясенең 89 субъектыннан һәм Сириус федераль территориясеннән 185 меңнән артык укучы катнашты. Россия мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадаларын оештыручы - Россия Мәгариф министрлыгы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International