2024 елның 29 маенда Түбән Кама муниципаль районының мәктәпкәчә мәгариф оешмалары базасында «Хәзерге заман мәктәпкәчә белем бирү: мәктәпкәчә белем бирүнең федераль белем бирү программасы шартларында тәрбия, укыту һәм үсеш эчтәлеген яңарту» темасына Татарстан Республикасы мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе секциясе булачак.
Казанда балалар һәм яшьләрнең ялын оештыру һәм тәэмин итү өчен быел 549,3 млн сумга якын акча тотарга ниятлиләр. Бу алдан планлаштырылганга караганда 37 млн га күбрәк. ТР башкаласының башкарма комитеты карары проекты коррупциягә каршы экспертиза уза.
Татарстан мәктәпләренең 11 сыйныф укучылары бүген рус теленнән мәҗбүри БДИ тапшырды, нәтиҗәләре 14 июньдә билгеле булачак, ә имтиханны яңадан 4 июльдә тапшырырга мөмкин. Бу хакта журналистларга Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
9 нчы сыйныф өчен җәмгыять белеме буенча бердәм дәүләт дәреслеге 208,41 сум торачак, 5-9 нчы сыйныфлар өчен тарих буенча тугыз дәреслекнең һәркайсының бәясе 208,88 сум тәшкил итәчәк. Мондый бәяләрне «Мәгариф-Союз» ҖЧҖ һәм «Мәгариф» нәшрияты» АҖ дәреслекләр әзерләүче оешмаларны сайлап алу барышында тәкъдим иттеләр. Дәреслекләрне әзерләү һәм бастыру аукционнары онлайн-форматта узды.
Бүген Казанда көн дәвамында мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына, мәктәпләргә, урта махсус һәм югары уку йортларына кабул итү мәсьәләләре буенча «Хатын-кыз игътибары» кайнар телефон линиясе эшләде.
Аны 14,3 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы тапшыра, шул исәптән сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән 220 кеше.
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Алдынгы инженерлык мәктәпләрен үстерү программаларына ярдәм» грантын раслады һәм 2024 елга грант алучыларның исемлеген билгеләде.
Казанда гомумшәһәр чыгарылыш тантанасын үткәрүне 28 июньгә планлаштырганнар.
«ЮНАРМИЯ» Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенә 2024 елның 28 маенда 8 яшь тулды.
2024 елның 26 маенда "Дуслык" сәламәтләндерү-мәгариф комплексы базасында "Содружество орлят России" республика профильле сменасы старт алды.