Бүген, 12 сентябрьдә, “ Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы” дигән абруйлы конкурс тәмамланды. Безнең республиканы Казанның Савин районында урнашкан 146 нчы «Ресурс» лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Айсылу Мөхәммәтова тәкъдим итте.
Татарстанда беренче тапкыр педагогик хезмәткәрләр өчен торак шартларын яхшыртуга сертификатлар кертелә. Конкурс нигезендә 1 млн сумлык сертификатны эш стажы кимендә өч ел булган 50 яшькә кадәрге 300 педагог алачак. Бу хакта “Татар-информ”га ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
Татарстанда республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән яшь укытучыларга айлык өстәмә акчаны дүрт мәртәбә - 10 мең сумга кадәр арттырдылар. ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.
Татарстанда беренче тапкыр көллият һәм техникумнар, өстәмә белем бирү учреждениеләренең яшь укытучылары һәм балалар бакчалары тәрбиячеләре ай саен 10 мең сум өстәмә акча ала башлаячак. Бу хакта “Татар-информ”га ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
Программа атнага бер тапкыр үткәреләчәк ике төркемгә исәпләнгән. Беренче төркем дүшәмбе көннәрендә 18:00 дән 20:00 гә кадәр шөгыльләнәчәк. Укытучысы «Туган тел һәм туган әдәбиятның иң яхшы укытучысы - 2024» бөтенроссия конкурсы призеры һәм республика кокурсы җиңүчесе Ләйлә Гарифҗанова - булачак.
11 сентябрьдә «Россия» милли үзәгендә «Киләчәк платформасы: Россиянең 100 проекты» темасына тематик программалар сериясе эшли башлады. Сигез очрашудан торган цикл 2025 елның сентябреннән декабренә кадәр дәвам итәчәк, ул социаль даирәне, инфраструктураны, экологияне, сәнәгатьне, икътисадны һәм мәдәниятне колачлаган төп инициативаларны тәкъдир итүгә багышланган.
Мәктәп , көллият укытучылары һәм өстәмә белем бирү педагоглары «Атом дәресе» бөтенроссия конкурсының яңа этабында катнашуга чакырыла. Проект Россия Мәгариф министрлыгы һәм "Росатом" дәүләт корпорациясе ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Быел конкурс Россия атом сәнәгатенең 80 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган.
"Яндекс" компаниясе экспертлары ясалма интеллект өлкәсендә дипфейклар- янау-куркытулардан саклану өчен аларны вакытында ничек танырга икәнлеге турында видеодәрес әзерләде.
В Татарстане ввели новую меру поддержки педагогических работников – компенсацию арендной платы за жилье. Ей смогут воспользоваться 350 педагогов без ограничений по возрасту и стажу работы, но прошедшие конкурсный отбор.
2025 елда беренче тапкыр узган «Вдохновленные детством» бөтенроссия киносценарийлар конкурсы традициягә әвереләчәк, киләсе елда аның икенче сезоны узачак. Бу хакта РФ мәгариф министры Сергей Кравцов 11 сентябрьдә конкурс нәтиҗәләренә һәм Россиядә балалар кинематографының үсеш перспективаларына багышланган матбугат конференциясе барышында хәбәр итте.