ЯҢАЛЫКЛАР


16
май, 2022 ел
дүшәмбе

Казанның 131 нче номерлы лицееның 10 нчы сыйныф укучысы Никита Перов Ташкентта (Үзбәкстан) узган химия буенча 56 нчы Халыкара Менделеев олимпиадасында алтын медаль алды.

Бүген Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин министрлык ветераны Виктор Васильевич Медведевны 80 яшьлек юбилее белән котлады һәм «Мактаулы остаз» билгесен тапшырды.

2022 елның 14 маенда, Гаилә көне алдыннан, Лаеш шәһәренең Район мәдәният йортында ата-аналар комитетларының «Тату сыйныф серләре» республика конкурсының финалы булып узды. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы шул турыда хәбәр итә.

А.С. Грибоедов исемендәге 1529 нчы Мәскәү мәктәбендә бу темага багышланган «Россия – мөмкинлекләр иле» бөтенроссия дәресе узды. Аны Россия мәгариф министры Сергей Кравцов үткәрде.

Чыгарылыш сыйныф укучыларының төп мәктәп имтиханына инде бер айдан азрак вакыт калып бара. «Россия мәгарифе» порталының «БДИ тулы программа буенча» махсус проекты экспертлары – «Россия Ел укытучысы» һөнәри педагогик конкурсында җиңүчеләр һәм призерлар бу чорны ничек нәтиҗәле һәм минималь стресслы итәргә, ничек бөтен нәрсәләрне искә төшерү турында сөйләделәр.
 

Иң яхшы яшь волейболчылар Кайбыч һәм Теләче районында яши. Казанда Татарстанның мәктәп волейбол лигасының җиңүчеләре ачыкланды. Иң көчле командаларны Дәүләт Советы Рәисе, республиканың волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин тәбрикләде.

Питрәч авылының «Айгөл» балалар бакчасы Татарстанның иң яхшы 10 билингваль балалар бакчасы исемлегенә керде. Мәктәпкәчә учреждение коллективы 500 мең сум күләмендә грант отты. Балалар бакчасы мөдире Ләйлә Камалеева ярты миллионлы грантның нинди проектларга җибәреләчәге турында сөйләде.

1 июньдә «Классное пространство» Бөтенроссия конкурсында катнашучыларның дизайнер эшләренең йомгаклау вариантлары төгәлләнәчәк һәм капиталь ремонт,  яңа мәктәпләр һәм гомуми белем бирү учреждениеләрен бизәү өчен тәкъдим ителәчәк. Конкурс Россия Мәгариф министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.


14
май, 2022 ел
шимбә

Татарстанның Питрәч районындагы 18 мәктәп директорларына яңа ноутбуклар тапшырылды. Цифрлаштыру елында район башлыгы Илһам Кашапов тантаналы шартларда 303 гаджет тапшырды. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына район хакимиятендә хәбәр иттеләр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International