18-19 октябрьдә Мәскәү дәүләт психологик-педагогик университетында Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы оештырган «Россиянең иң яхшы инклюзив мәктәбе» VIII Бөтенроссия конкурсының федераль этабы финалистлары өчен көндезге сынаулар уза. Анда Россиянең 63 регионыннан мәгариф оешмалары (балалар бакчалары һәм мәктәпләр) катнаша.
20 октябрьдә Мәскәү вакыты белән 11:00 сәгатьтә «һөнәрләр тамашасы» - «Уңыш формуласы» ачык онлайн – дәресенең химия анализы лаборанты һөнәренә багышланган яңа чыгарылышы була. Проектны Россия Мәгариф һәм фән Министрлыгы башлап җибәрде.
2021 елның октябрендә Россия Федерациясенең 43 субъекты PISA моделе буенча гомумроссия Бәяләмәсендә катнаша. PISA моделе буенча гомумроссия бәяләвен уздыру «PISA for Schools» проекты технологияләренә һәм карарларына нигезләнгән («PISA мәктәпләр өчен» тикшеренүе), әлеге тикшеренүдә укучылар, математик һәм табигый-фәнни грамоталылык тикшерелә.
Сентябрьдә Татарстанда «Киләчәккә Билет» проектын эшләтеп җибәрү булды. Проект «Мәгариф» милли проекты кысаларында «һәр баланың уңышы»федераль проекты ярдәмендә тормышка ашырыла.
16-17 октябрьдә Республика олимпиада үзәгенең «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексында яшь биологларның Бөтенроссия турнирының ХІ төбәк этабы узды. Анда Казаннан 11 команда составында 51 укучы, шулай ук Әгерҗе, Азнакай, Зәй, Лениногорск, Яңа Чишмә районнарыннан килгән 51 укучы катнашты.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Россия мәгариф академиясенең «К.Д. Ушинский исемендәге китапханә» мәгълүмат үзәгенең хезмәттәшлеге кысаларында 30 белгеч һәм мәктәп китапханәләре кураторлары мәктәп китапханәчеләренең цифрлы грамоталылыгын арттыру буенча социаль мәгълүмати-методик проектта катнаштылар.
Республиканың ике мәктәбеннән 40 бала «Император маршруты» туристик сәяхәтендә катнашты. 15-17 октябрь көннәрендә Балтач урта мәктәбеннән 40 укучы һәм 4 педагог кергән делегация Пермь-Кунгур-Екатеринбург шәһәрләре буйлап уздылар.
Түбән Камада 14-15 октябрьдә Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназия базасында Яшь Армия отрядлары арасында "Ватанны сакларга әзер" дигән республика ярышлары узды. Чара «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) физкультура-спорт комплексының «Җиңүгә тиңләшү» (ГТО) Бөтенроссия яшь патриотлары слеты кысаларында узды. Ярышта Татарстанның 20 муниципаль берәмлегеннән, шулай ук Казаннан һәм Яр Чаллыдан 100дән артык укучы катнашты.
Тәтеш кадет интернат-мәктәбе командасы Мәскәүдә кадет корпуслары арасында генералиссимус А.В. Суворов исемендәге Бөтенроссия спорт фестивалендә II урынны яулады.
16 октябрьдә Яр Чаллы шәһәрендә тәрбиягә бала алган гаиләләр клубларының «Йөрәкләр бердәмлеге» V Республика фестивале узды. Фестивальне оештыручылар - шәһәр гаилә коруына ярдәм итү үзәге белгечләре.