Яшь биологлар Бөтенроссия турнирының региональ этабында җиңүчеләр билгеләнде

2021 елның 19 октябре, сишәмбе

16-17 октябрьдә Республика олимпиада үзәгенең «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексында яшь биологларның Бөтенроссия турнирының ХІ төбәк этабы узды. Анда Казаннан 11 команда составында 51 укучы, шулай ук Әгерҗе, Азнакай, Зәй, Лениногорск, Яңа Чишмә районнарыннан килгән 51 укучы катнашты.

Биологик дискуссион көрәш нәтиҗәләре буенча кече Фәннәр Академиясенең «Эукариотлар» командасы һәм Зәй шәһәренең 6 нчы урта мәктәбенең «Дарвин фәнни клубы» командасы призерлары һәм III дәрәҗә дипломнарга ия булдылар. Өченче урынны шулай ук Әгерҗе районының 4 нче урта мәктәбенең «ЮБА» һәм Казан шәһәренең Мәскәү районының 102 нче гимназиясенең «Терра» командалары яулады. Пьедесталның шул ук баскычын Яңа Чишмә районының Зирекле лицееның «Яшел патруль» командасы алды.

КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге лицейның «Ситис вита» командасы укучылары, Казан шәһәре Мәскәү районының 2 нче лицей-интернатының «Промотер» командасы укучылары II дәрәҗә дипломга ия булдылар.

Команда беренчелегендә Казан шәһәре Вахитов районының 116-нчы номерлы лицееның «Лица» командасы җиңүчеләре.

Шәхси зачетта Казанның 116 нчы лицееннан Алинә Гришина җиңүче булды.

Без турнирда катнашучыларның барысын да котлыйбыз һәм тәҗрибә, белем һәм күнекмәләр файдалы булыр һәм тагын да матуррак уңышларга ирешергә ярдәм итәр дип өметләнәбез! Моннан тыш, карарлар әзерләү этабында катнашучылар белән эшләгән команда остазларының ролен дә билгеләп үтәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International