Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт җитәкчесе Анзор Музаев ата-аналар белән традицион Бөтенроссия очрашуын үткәрде, аның барышында ул һәм ведомство белгечләре Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ), төп дәүләт имтиханы (ГДИ), Бөтенроссия тикшерү эшләре (ВПР) һәм башка темалар турында популяр сорауларга җавап бирделәр.
18 октябрьдә "Үз сүзләрең белән" Бөтенроссия иншалар чемпионатына теркәлү тәмамлана, ә 22 октябрьдә сайлап алу туры башлана. Бу хакта ВШЭ ның филология фәннәре мәктәбе укытучысы, доценты Михаил Павловец «белем бирү мохите»онлайн-программасы эфирында сөйләде.
15 октябрьдә Россиянең 80 төбәгендә мәктәп укучылары «Киләчәккә Билет» федераль проектының һөнәри юнәлеш бирүче мәйданчыкларында була алалар. "Россия-минем тарих" барлык тарихи паркларда «Киләчәк лабораториясе» дип аталган квестлы мультимедиа күргәзмә-тест узачак. Проект Россия Мәгариф министрлыгы ярдәме белән тормышка ашырыла.
Авыл җирлегендә белем бирүнең сыйфаты, транспорт куркынычсызлыгын тәэмин итү, балаларны мәгариф учреждениеләренә алып баруны оештыру — дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарының төп бурычларыннан берсе. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәктәп автобуслары ачкычларын тапшыру тантанасында белдерде.
Депутатлар ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына мәктәп формасына типлаштырылган таләпләр эшләргә мөмкинлек бирүче закон проектын хупладылар. Әлеге карар ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында кабул ителде. Документны ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина тәкъдим итте.
14 октябрьдә «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә "Мәгариф.Карьера" ХХ нче күргәзмзсе ачылды: монда 40 тан артык югары уку йорты, көллият һәм уку үзәкләре үзләренең белем бирү программаларын, технологияләрен һәм киләчәк һөнәрләрен тәкъдир итәләр. Чарага Татарстанның меңләгән укучысы килер дип көтелә, республиканың күп кенә районнары балалар өчен күргәзмәгә махсус трансферлар оештырды.
15-17 октябрьдә Ялтада Россия Мәгариф министрлыгы ярдәме белән «Белем бирү траекторияләре» Бөтенроссия форумы узачак. Анда илнең 80 регионыннан 10 меңнән артык кеше катнашачак.
Декабрь аенда Яр Чаллы дәүләт педагогика университетында универсаль педагогик компетенцияләр технопаркы ачыла. Аны төзүгә вуз «Мәгариф» милли проекты кысаларында «Киләчәк укытучысы» федераль проекты кысаларында 120 млн сум акча алган.
Бу өлкәдә иң массакүләм ярышларның берсе – ясалма интеллект буенча Бөтенроссия олимпиадасының сайлап алу этабы башланды. Анда Россия Федерациясенең 77 субъектыннан 2 меңгә якын гомуми белем бирү оешмасыннан 8-11 сыйныф укучылары катнаша. Олимпиада Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылды.
7 октябрьдә Алабугада «Балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе – 2021» республика конкурсының зона этабы узды, ул ел саен «Җәмәгать тәрбиячеләре турында» 2009 елның 21 гыйнварындагы 7-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.