ЯҢАЛЫКЛАР


17
ноябрь, 2020 ел
сишәмбе

"ТИСБИ" идарә университеты булачак абитуриентларны һәм аларның ата-аналарын онлайн-форматта узачак ачык ишекләр көненә чакыра, ул 21 ноябрьдә 14:00 сәгатьтә булачак.

Машина белән укыту, тирәнтен укыту һәм робот техникасы өлкәсендә дөнья белгечләре лекцияләре 7-10 декабрьдә онлайн форматта узачак. Катнашу бушлай.

 

20.35 Университеты «Ясалма интеллект 2020» Бөтенроссия мәгариф конкурсында катнашырга һәм ясалма интеллект һәм машина белән укыту технологияләрен уйлап табу өлкәсе белгечләре булырга чакыра.

Казан энергетика көллиятендә көзге каникуллар вакытында “Татэнергосбыт” АҖ хезмәткәрләре балалары һәм Идел буе районының 42 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен “Energy Skills Camp” дигән профориентация лагере узды.


16
ноябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин мәгариф тармагында белем сыйфатын күтәрү өчен төп өч юнәлешне атады. Бу хакта ул «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында сөйләде.

Татарстанда соңгы алты елда авыл мәктәпләрендә 122 спорт залы ремонтланган. Бу хакта илкүләм проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча «Бердәм Россия» төбәк сәяси советы президиумы утырышында Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев хәбәр итте.

2020 елның 16-19 ноябрендә  Казанда «Хәзерге заман мәгарифе: бурычлар һәм аларның чишелеше» XI Бөтенроссия конференциясе уза.

2020 елның 16 ноябреннән 20 ноябренә кадәр Казан радиомеханика көллиятендәге Электроника компетенциясе буенча махсуслаштырылган компетенция үзәге (СЦК) мәйданчыгында 2020/2021 еллар чемпионат циклының әлеге компетенциясе буенча Татарстан Республикасы «Яшь профессионаллар» төбәк чемпионаты узачак.

Татарстанда ике ел эчендә «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 19 мәктәптә җиһазлар яңартылган.

Россиядә IX һәм XI сыйныфларда белем алучылар өчен бушлай навигатор әзерләнә. Сервиста Төп һәм Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыруга әзерләнү өчен файдалы мәгълүмат тупланачак. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International