Россия Федерациясе Хөкүмәте утырышында спорт мәктәпләрендә һәм үзәкләрендә балаларны укытучы тренерлар рәсми рәвештә барлык хокуклар, бурычлар һәм социаль гарантияләр булган педагог хезмәткәрләр булып саналачак турындагы закон проекты хупланды.
15-нче һәм 16-нчы ноябрь көннәрендә Татарстан укучылары Россиякүләм экологик диктантка кушылачак. Үз экокультура дәрәҗәсен онлайн режимда барлык теләүчеләр дә тикшерә алачак.
Татарстанда ике ел эчендә 110 белем бирү учреждениесендә "Мәгариф" илкүләм проекты кысаларында цифрлы белем бирү мохитенең максатчан моделе кертелде. Бу хакта илкүләм проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча “Бердәм Россия” төбәк политсоветы президиумы утырышында ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев хәбәр итте.
2021 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда балалар бакчаларында баланы караган һәм тәрбияләгән өчен ата-аналар түләве 4 процентка артачак. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
11 ноябрьдә “Академия” концертлар залында зур спорт җыены узды. Биредә XVII Бөтенроссия җәйге универсиадада катнашучыларны, призерларны һәм җиңүчеләрне бүләкләделәр, ул күчерелгәннән соң октябрь аенда булачак Бөтендөнья җәйге универсиада башкаласы - Екатеринбургта шәһәрендә узды.
«Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты Татарстанның 17 шәһәрендә узачак. Ярышлар 1,8 мең конкурсант һәм 1,5 мең экспертны берләштерәчәк. ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
Татарстанда ике ел эчендә 139 авыл мәктәбендә "Мәгариф" илкүләм проекты кысаларында "Үсеш ноктасы" санлы һәм гуманитар профильле мәгариф үзәкләре төзелде. Бу хакта илкүләм проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча “Бердәм Россия”нең төбәк сәяси советы президиумы утырышында ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев хәбәр итте.
«Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) һөнәри осталык буенча төбәк чемпионатында 43 яңа компетенция кертелде. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин сөйләде.
Татарстанда 900 дән артык мәктәп һәм 1,1 меңгә якын балалар бакчасы чүп-чар һәм батареяларны аерым җыю буенча контейнерлар алырга теләк белдергән. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
Россия география җәмгыяте уздырган халыкара Географик диктантның демонстрацион версиясе әлегә рус телендә генә бар. Соңрак оештыручылар инглиз телле вариант булачак дип вәгъдә итә.