Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Казанның М.С.Устинова исемендәге 102нче мәктәбе каршында оештырылган лагерьның көзге каникул көннәрендәге эшчәнлеге һәм балаларны ничек ашатулары белән танышты. Мәгариф һәм фән министры билгеләп үткәнчә, «балаларны кайнар аш белән тәэмин итү процессы махсус контрольдә тотыла».
«КАМАЗ» ачык акционерлык җәмгыяте хезмәткәре Екатерина Матвеева WorldSkills методикасы буенча сәнәгатьнең югары технологияле тармакларының үтәли эшче һөнәрләре VII милли чемпионатында «Рекрутинг» компетенциясендә икенче урынны алды.
«Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе «Хәзерге заман әдәбияты: дидактик һәм тәрбияви потенциал» авторлык иҗат эшләре һәм методик эшләнмәләрнең I төбәкара конкурсын башлау турында игълан итә.
«Ачык мәктәп» платформасында быелгы уку елыннан татар теле бүлеге эшли башлаган. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты каршындагы «Ачык мәктәп 2035» ресурс үзәге җитәкчесе, проектның төбәк координаторы Нурия Гаязова сөйләде.
30 октябрьдә Лениногорск нефть техникумында «Һөнәри белем бирүне модернизацияләү, шул исәптән җайлаштыру, гамәли юнәлешле һәм сыгылмалы белем бирү программаларын гамәлгә кертү юлы белән» II Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды.
«Бизнес-смена» онлайн-лагереның 50 иң яхшы чыгарылыш укучысы 30 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә яшьләр өчен бушлай эшкуарлык съездына бару мөмкинлегенә ия булды.
Татарстанда "Софиум" сайлау хокукы һәм сайлау процессы мәсьәләләре буенча Бөтенроссия олимпиадасының республика этабын 4 һәм 5 декабрьдә үткәрәчәкләр. Бу хакта карар Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе утырышында кабул ителде.
2 ноябрьдә республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган тиешле күрсәтмәләр белән Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасарлары билгеләнде.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы коллективы исеменнән Данияр Җәмил улы Мохитовның вакытсыз вафатына бәйле рәвештә авыр кайгыгызны уртаклашабыз.
Татарстанлылар киләсе елга республика министрлыкларының өстенлекле максатларын һәм бурычларын билгели алалар. Тавыш бирү ТР Дәүләт хезмәтләре порталында «Халык сораштырулары» бүлегендә уза.