ТАССта Бөтенроссия экология диктанты үткәрүгә багышланган онлайн-форматта матбугат конференциясе узачак.
Сыйныф җитәкчеләре арасында уздырылучы тәрбия чараларының иң яхшы методик эшләнмәләре Бөтенроссия дистанцион конкурсы педагогик бергәлектә зур кызыксыну уятты, педагогларның да, гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләренең дә һөнәри игътибарын җәлеп итте.
«Юнармия» хәрәкәтенең төбәк бүлеге 2020 елгы бөтенроссия смотр-конкурсында җиңүче булды. 2019 ел белән чагыштырганда, Татарстан «Юнармия»сенең позициясе ике пунктка яхшырды.
2020 елның 1-2 ноябрендә «КАИ-Олимп» мәдәни-спорт комплексында һәм «Санкт-Петербург» волейбол үзәгендә 2019-2020 уку елы сезонында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары арасында узган «Мәктәп волейбол лигасы» республика турнирының финал этабы узды.
“Дуслык” белем бирү һәм сәламәтләндерү комплексы базасында 26 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр “Импульс” республика профиль сменасы кысаларында сәләтле балалар өчен география, экология, физик культура, тормыш иминлеге нигезләре һәм хокук буенча укыту-тренировка җыеннары узды.
«СПОга 80 ел: традицияләр һәм инновацияләр» - Россия Мәгариф министрлыгының «Мәгариф хәбәрләре» электрон журналының яңа саны темасы әнә шундый. Укучыларны сәламләү сүзендә мәгариф министры Сергей Кравцов билгеләп үткәнчә, СПО системасы хәзерге заман өчен мөһим булган сыгылмалылыкка ия, ул бу үзгәрешләргә тиз җавап бирергә мөмкинлек бирә.
Россия университетлары һәм институтларының студентларны кабул итү кагыйдәләрендә үзгәрешләр барлыкка килде. Әлеге кагыйдәләр киләсе уку елында үз көченә керәчәк. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.
Түбән Камада балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең төбәк бүлеге рәисен сайладылар.
Россиянең барлык дәүләт югары уку йортлары «Вузга онлайн керү» суперсервисына тоташа алачак, ә абитуриентлар үзләре сайлаган югары белем бирү уку йортларына документларны читтән торып тапшыра алачак. Инде 2021 елда ук документларны ерактан торып бирү өчен мөмкин булган югары уку йортлары 135тән дә ким булмаячак.
"Санкт-Петербург" волейбол үзәгендә "Татарстан Республикасының мәктәп волейбол лигасы" турнирының финал этабына старт бирелде.