ЯҢАЛЫКЛАР


10
ноябрь, 2020 ел
сишәмбе

Татарстанда 2021 елда 2,2 мең урынга исәпләнгән 13 яңа балалар бакчасы төзеләчәк, моның өчен федераль һәм төбәк бюджетларында акча каралган. 

Бөгелмә шәһәренең 6 нчы мәктәбе укучысы Ульяна Школьняк 8-9нчы сыйныф укучылары төркемендә Бөтенроссия иншалар конкурсында җиңүче булды.


9
ноябрь, 2020 ел
дүшәмбе

«Авылларда һәм кече шәһәрләрдә гомуми белем бирү оешмаларында мәгарифне трансформацияләү векторы» II Бөтенроссия форумы кысаларында мәгариф идарәләре төбәк һәм муниципаль органнары вәкилләре, педагоглар һәм экспертлар, Россия Мәгариф министрлыгының «Үсеш ноктасы» үзәкләре җитәкчеләре авыл җирлегендә һәм кече шәһәрләрдә «Мәгариф» илкүләм проектын гамәлгә ашыруның икенче елы нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.

Бөтенроссия конкурсы ярымфиналы нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясенең 85 субъектыннан 1 200 укучы сайлап алынды, алар арасында Татарстанның 5 муниципаль берәмлегеннән 19 укучы бар иде.

15-нче һәм 16-нчы ноябрь көннәрендә Казан укучылары Россиякүләм экологик диктантка кушылачак. Үз экомәдәният дәрәҗәсен онлайн режимда барлык теләүчеләр дә тикшерә алачак.

Казанда Бөтенроссия географик диктантын 18 мәйданчыкта, шулай ук онлайн режимда язачаклар. Еллык акция 29-нчы ноябрьдә узачак.

Сәләтле укучылар югары уку йорты укытучылары белән берлектә олимпиадаларга,  химия һәм биология буенча имтиханнарга әзерләнә.

6 ноябрь көнне 9:30 сәгатьтә Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында ачык ишекләр көне узачак. 

Казан укучылары «Бергәләп аерабыз» дигән рәсем конкурсында катнаша алалар. Балалар үзләренең иҗади эшләрендә үз йортларында, мәктәптә, ишегалдында чүп-чарны ничек аралауларын сөйләргә тиеш.

Җиңүчеләр «Информатика һәм исәпләү техникасы» бакалавриаты программасы буенча Россия ИТ-вузында 36 мең сумга кадәр стипендия һәм дүрт магистратура программасы буенча: «Эшләнмәләр белән идарә итү», «Компьютер куркынычсызлыгы һәм челтәр», «Мәгълүматларны анализлау һәм ясалма интеллект» һәм «Робототехника һәм компьютер күрү» буенча грант алачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International