Биектау районына эш визиты белән Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин килеп китте. Министрлык башлыгы мәктәпләрдә балаларны кайнар ризыклар белән тәэмин итүнең оештырылуы белән танышты һәм игътибарын Сovid-19 га бәйле рәвештә Роспотребнадзор таләпләренең ничек үтәлүенә юнәлтте.
Россия Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов Туполев исемендәге КАИ-КНИТУның «Восток» Чистай филиалы студентлары белән очрашты. Яшьләр белән аралашу барышында ул КАИ-КНИТУның «Восток» филиалы студентлары өчен исемле стипендия булдыру турында игълан итте.
Казан федераль университетында төбәкара фән олимпиадаларының сайлап алу этабы башланды. Аларда 8-11 нче сыйныф укучылары һәм һөнәри белем бирү оешмалары студентлары катнаша ала.
Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында 16 ноябрьдән 20 ноябрьгә кадәр Казан лингвистика мәктәбенә нигез салучы И.А.Бодуэн де Куртенэнның 175 еллыгына һәм Казан университетында эшли башлавына 145 ел тулуга багышланган «Дөнья лингвистикасы сораулары һәм трендлары» Казан халыкара лингвистик саммиты узачак.
Мәгариф министрлыгы мәктәп педагогларын аттестацияләү вакытын күчерү турында боерык проектын бастырды.
«Абилимпикс» илкүләм чемпионатында Татарстанны 126 конкурсант – һөнәри осталык бәйгесенең төбәк этабында җиңүчеләр тәкъдим итәчәк. Алар 50 компетенция буенча ярышачак.
9 ноябрьдән 15 ноябрьгә кадәр «Дуслык» белем бирү һәм сәламәтләндерү комплексы базасында «Орион» профиль сменасы кысаларында биология, тарих, химия һәм сәнгать (МХК) буенча укыту-тренировка җыеннары уза.
Түбән Кама 37нче урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Надежда Шандренкова «Минем илем — минем Россия» бөтенроссия онлайн-экспедициясендә җиңү яулаган.
Алат авыл җирлегендә яңа мәктәп һәм балалар бакчасы төзи башладылар. Моңа кадәр агач мәктәп бинасын төзәткәләп, кимчелекле урыннарын буяп булса да балалар укытырга тырыштылар. Укытучылар һәм балалар тырышлыгы белән мәктәп яны җәй көне матур чәчәк түтәлләренә, куе яшел куакларга күмелеп утыра. Әмма көзгекышкы чорда ул яңадан искелек салкыны бөркелеп торган бер корылмага әверелеп кала.
"Россия тәрбиячеләре" VIII Бөтенроссия конкурсының төбәк этабына йомгак ясалды. Конкурс "Россия тәрбиячеләре" Мәктәпкәчә белем бирү һөнәри өлкәсен үстерүгә ярдәм итү бөтенроссия иҗтимагый оешмасы тарафыннан Президент грантлары фонды һәм "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе ярдәмендә уздырыла.