ЯҢАЛЫКЛАР


22
май, 2020 ел
җомга

Россия югары уку йортларына быел укырга керү өчен БДИ формасында өчтән артык имтихан билгеләмәскә тәкъдим итәләр. Бу хакта пәнҗешәмбе көнне норматив хокукый актлар проектлары порталында бастырылган РФ хөкүмәте карары проектында әйтелә.

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы Ворлдскиллс стандартлары буенча дистанцион форматта демонстрация имтиханын үткәрү буенча тәкъдимнәрне хуплады. Яңа механизмнар илнең берничә төбәгендә практикада сыналган һәм дәүләт йомгаклау аттестациясен эпидемиологик шартларга җайлаштырырга мөмкинлек бирә. Белгечләр 129 компетенциянең 75 е буенча читтән торып эшләү мөмкинлегенә ия булачак. 28 компетенция буенча студентлар имтиханны онлайн режимында тапшыра алачак. Тагын 22 компетенция буенча дистанцион форматта өлешчә сынау каралган.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе «2014-2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында татар телендә фәнни-тикшеренү һәм педагогик эшчәнлекне (югары һәм урта һөнәри белем бирү программалары буенча) гамәлгә ашыручы галимнәргә һәм укытучыларга ярдәм итү өчен грантлар бүлү конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү турында игълан итә. 

2020 елның 21 маенда Татарстан Республикасы мәктәпкәчә мәгариф оешмаларының җитәкче һәм педагогик хезмәткәрләре өчен ««Беренче адымнар» һәм кече яшьтәге балаларны тәрбияләү һәм үстерү өчен программ-методик комплекс» дигән темага вебинар үткәрелде.

2020 елның 19 маеннан 20 маена кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан, 2020 елда белем бирү нәтиҗәләре түбән һәм начар социаль шартларда эшләгән мәктәпләрдә белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыру кысаларында, ТР Бөгелмә муниципаль районының 13 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе белән берлектә, семинар-практикум (вебинар) үткәрелде. Вебинарда тәрбия, өстәмә белем бирү һәм социаль тәртипне профилактикалау лабораториясе хезмәткәрләре һәм 31 педагог катнашты.

РФ президенты Владимир Путин Дәүләт Думасына "РФдә мәгариф турында" канунына төзәтмәләр кертте.


21
май, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Федерация Советында 2020 елда тәмамланачак ташламалы белем бирү кредитлары вакытын озынайтырга һәм, ким дигәндә, 2021 ел ахырына кадәр, белем бирү кредитларына дәүләт ярдәме программаларын туктатуга юл куймаска тәкъдим иттеләр. Мондый тәкъдимнәр белән Федерация Советының фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты башлыгы Лилия Гомәрова чыгыш ясады. 

Россия Мәгариф министрлыгы төбәкләрдә балалар өчен җәйге сәламәтләндерү кампаниясен 1 июльдән башларга тәкъдим итте. Федерация Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында министрлыкның тәрбия, өстәмә белем бирү һәм балалар ялы өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры урынбасары Янина Голубева шул турыда әйтте. 

Имтиханга мәктәпләр дистанцион рәвештә әзерләнә ала. Әмма имтиханнар «дистанциягә» күчерелми. Санитар-эпидемиологик вәзгыять тотрыклануга мәгариф учреждениеләре элеккеге форматта эшлиячәк.

Казан федераль университетында укучыларның арадаш һәм дәүләт йомгаклау аттестациясен оештыру мәсьәләләренә багышланган туры эфир узачак. 22 майда, 13:00 сәгатьтә, укытучылар, студентлар һәм аларның ата-аналары сорауларына КФУның Мәгариф эшчәнлеге буенча проректоры Дмитрий Таюрский җавап бирәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International