2020 елның 8 апрелендә 12.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, "Онлайн университет китапханәсе" электрон-китапханә системасы белән берлектә, «Библиомәктәп» һәм «Китап укучы мәктәп» сервислары ярдәмендә «Укучыларны дистанцион укыту процессын методик яктан тәэмин итеп тору» вебинарын үткәрә.
Педагогик хезмәт ветераны Лидия Михайлова күптән түгел үзенең 90 еллыгын билгеләп үтте. Лидия Михайлова (кыз фамилиясе Червякова) 1930 елда Чистайда укытучылар гаиләсендә туган.
Тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының квалификациясен күтәрү системасы кысаларында, "Русское слово» нәшрияты һәм ТР Мәгарифне үстерү институты.
Казан укучылары «Тере классика» Бөтенроссия яшь шигырь укучылар конкурсының төбәк этабы җиңүчеләре һәм лауреатлары булдылар. Ул дистанцион технологияләр кулланып үткәрелде. Иҗади ярышта Татарстанның 30 муниципаль берәмлегеннән 2-11-нче сыйныф укучылары катнашты.
Мәгариф учреждениесе бинасы 2019 елның җәендә төзелә башлады. Чистай районы башкарма комитеты каршындагы хезмәтне саклау буенча координация советы 800 укучыга исәпләнгән яңа мәктәп төзелеше урынында күчмә утырыш үткәрде. Уку йорты «Мәгариф» милли проекты кысаларында төзелә.
Яңа Чишмә район үзәгенең ике балалар бакчасында дежур төркемнәр эшли.
Гаилә көненә һәм Юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау хезмәте көненә багышланган “Россиялеләр тумыштан ук хәрәкәт иминлеге өчен!” Бөтенроссия рәсем конкурсы старт ала, дип хәбәр итә конкурсның оештыру комитеты.
Татарстанда азкомплектлы мәктәпләргә киләсе атнада эшли башларга рөхсәт ителергә мөмкин. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында санитар-эпидемиягә каршы комиссия утырышында ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.
Коронавирус таралуга юл куймау өчен, чикләү чаралары шартларында да аграр уку йортларына студентларга практика оештырырга рөхсәт ителәчәк. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында санитар-эпидемиягә каршы комиссия утырышында ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.
Кайбыч районында район Советы һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләре балаларга гаджетлар бүләк итә.