Республика һәм россиякүләм конференцияләрдә, конкурсларда һәм фестивальләрдә җиңү яулаган Мамадыш шәһәренең 1нче мәктәбендә унберенче сыйныфта укучы егерме егет-кыз “Моя Россия:Град Петров” программасы кысаларында Санкт-Петербург шәһәренә сәяхәт кылды.
Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең “Игелек каникулга китми” Бөтенроссия конкурсының “Игелекле старт” номинациясе җиңүчеләре билгеле.
Чара исемлегеннән төшеп калу яки аның исеменә үзгәрешләр кертү буенча тәкъдимнәр җыю 2019 елның 1 декабренә кадәр Мәскәү вакыты белән 16:45 сәгатькә кадәр гамәлгә ашырыла.
Республиканың мәктәптән тыш эшләр үзәге тарафыннан ТР «ЮНАРМИЯ» ВДЮВПОДның төбәк бүлеге белән берлектә «РЦВР» ДБОның Татарстан Һөнәри белем бирү оешмалары студентлары арасында хәрби-гамәли күп төрле ярыш буенча «Геройлар узышы» шәхси-команда ярышлары үткәрелде.
18 октябрьдә Саба районында муниципаль мәгариф идарәсе органнарының милли мәгариф өчен җаваплы методистлары, белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм татар теле,әдәбияты укытучылары өчен зона семинар-киңәшмәсе узды.
Чит ил абитуриентларыннан Россиядә уку өчен килгән гаризалар күләме 2019 елда 20 процентка арткан.
“Авыл укытучысы – 2019” конкурсы абсолют җиңүчесе Ленингорск районы Ормышлы төп мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Зөлфия Хисамова авыл бетмәсен, мәктәпнең киләчәге булсын иде дигән теләген җиткерде. Бу хакта ул Татарстанның Дәүләт Советында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында сөйләде.
Россия Президенты Владимир Путин РФ Хөкүмәтенә мәктәпләрнең сыйныф җитәкчеләрен мотивацияләү системасы турында тәкъдимнәр кертүне йөкләде. Тиешле документ Кремль сайтында куелачак.