География буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабында катнашучыларның Казан шәһәренең Дәрвишләр бистәсе территориясендә узган кыр туры булды.
Тәтеш районы Киртәле урта мәктәбенең 8-11нче сыйныф укучылары һәм укытучылары" мокша һәм әрҗән телләрендә “Тоталь диктант” бөтенроссия белем бирү акциясенә кушылды.
Яңа мәктәп стандартлары турында иҗтимагый фикер алышу дәвам итә. Аларда конкрет эчтәлек язылган - укучы нинди сыйныфта нәрсә белергә һәм өйрәнә белергә тиеш.
Казан федераль университетының Инженерлык институтында “XXI гасыр Кулибиннары " дигән XII Республика яшь уйлап табучылар олимпиадасы уза. КФУ IT-лицееның 5 укучысы олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары арасында.
КНИТУ нефть һәм нефть химиясе факультеты студенты, EuroSkills 2018 Европа эшче һөнәрләр чемпионаты җиңүчесе Альберт Минеев «Аддитив технологияләр» юнәлеше буенча «Мин – профессионал» олимпиадасында беренче урынны алды.
Студентлар педагогик отрядлары әйдаманнар әзерләүнең гамәли өлешенә әзерләнәләр. Традиция буенча студентлар педагогик отрядларының инструктив җыелышын ике тапкыр үткәрәләр.
26нчы апрельдән 28нче апрельгә кадәр Азнакай муниципаль районында мәктәп укучыларының «Президент ярышлары» Бөтенроссия спорт ярышларының республика этабы финалы узачак.
2019 елда рус теле буенча 5нче сыйныфларда, 6нчы сыйныфларда математика һәм 7нче сыйныфларда тарих буенча Бөтенроссия тикшерү эшләрен 25нче апрельдә төгәлләячәкләр.
Операция чараларының төп максаты - балигъ булмаганнар арасында наркоманияне кисәтү, наркотикларның законсыз әйләнешенә бәйле җинаять эшчәнлегенә җәлеп итү фактларын ачыклау, шулай ук наркотик куллану нәтиҗәләре һәм РФ законнарында каралган җаваплылык турында халыкның хәбәрдарлыгы дәрәҗәсен күтәрү.
2019 елның 23нче апрелендә Кукмара шәһәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов һәм башкалар катнашында «БалаSkills» фестивале узды.