ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2019 ел
җомга

25 - 26 нчы апрель көннәрендә Түбән Кама күппрофильле көллияте базасында урта һөнәри белем белгечлеге буенча "Эретеп ябыштыру производствосы” Бөтенроссия олимпиадасының республика этабы узды.


25
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

25нче апрель көнне 11.00 сәгатьтә Универсиада авылының Халыкара мәгълүмат үзәгендә Бөтенроссия туган телләр форумы узды. Аның кысаларында татар теле буенча Халыкара олимпиада һәм «Илһам»Бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар бәйгесе җиңүчеләре һәм призерлары исемнәре аталды.

26нчы апрельдә ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Казан шәһәренең аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 170 нче урта мәктәбендә җиденче сыйныф укучылары өчен «Стресссыз дәрес» дигән темага ачык дәрес үткәрәчәк.

24нче апрель көнне Нурлат муниципаль районында район мәгариф оешмаларын планлы тикшерү нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе урынбасары Рәмис Мөҗипов, район башкарма комитеты җитәкчесе Линар Маняпов, мәгариф идарәсе башлыгы Рифкать Газизова, мәгариф оешмалары җитәкчеләре катнашты.

25нче апрель көнне П.В. Дементьев исемендәге Казан авиация-техник көллиятендә “Сәнәгатьнең стратегик тармаклары өчен киләчәк белгечләрен алдан әзерләү-юнәлешле әзерләү” төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узды.

23нче апрельдә РФ Мәгариф министрлыгы тарафыннан җәмәгатьчелек фикер алышуы өчен ике яңа вазифа кертә торган РФ Хөкүмәте карары проекты дөнья күрде.

Быел чыгарылыш сыйныф укучылары аттестатлар алачак, аларда җитди яңалыклар кертелгән - документта чыгарылыш сыйныф укучысының нинди туган тел  һәм нинди чит тел өйрәнүе турында мәгълүмат пәйда булачак.

25нче апрель көнне 11.00 сәгатьтә Универсиада авылының Халыкара мәгълүмат үзәгендә Бөтенроссия туган телләр форумы узачак. Форум кысаларында татар теле буенча Халыкара олимпиада һәм «Илһам»Бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар конкурсына йомгак ясалачак.

Лаеш техник-икътисадый техникумын тәмамлаучылар "Эшмәкәрлек” компетенциясе буенча үзләренең белемнәрен күрсәттеләр.

 

Россия Мәгариф министрлыгы ата-аналарның балаларга белем бирү мәсьәләләре буенча консультация һәм психологик-педагогик ярдәм турында хәбәрдарлыгы хакында социологик сораштыру үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International