ЯҢАЛЫКЛАР


22
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елда тарих фәненнән бердәм дәүләт имтиханын биргән укучыларның күпчелеге  тарихи шәхесләрне начар белүләрен һәм мәдәният тарихында кыен ориентлашуларын күрсәттеләр, Россиянең XX гасырдагы вакыйгаларында да буталдылар. Бу проблемалы моментлар БДИ буенча контроль үлчәү материаллары әзерләү буенча федераль комиссия җитәкчеләренең эшләрне каравы нәтиҗәсендә билгеле булды.

ТР Премьер-министры урынбасары –ТР мәгариф һәм фән министры  Рафис Борһанов 2018/2019 чемпионат циклында «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)» төбәк чемпионатын оештыру һәм үткәрү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.

 19нчы октябрьдә Казан федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институтында югары уку йортлары ректорлары һәм җитәкчелек вәкилләре катнашында очрашу булды.

“2018 елның төп гомуми белем һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясе (ДЙА) нәтиҗәләре һәм 2019 елда ДЙА үткәрүгә әзерләнү” дигән темага Бөтенроссия киңәшмәсенең икенче этабы 18 – 20нче октябрьдә Казан (Идел буе) федераль университетында уза. 


20
октябрь, 2018 ел
шимбә

До 21 октября продолжается прием заявок на участие в Проектной олимпиаде Университета Талантов. Участниками могут стать все желающие из любого района или города Республики Татарстан в возрасте от 12 до 30 лет, у кого есть свой проект или идея для реализации.


19
октябрь, 2018 ел
җомга

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы  Татарстан Республикасында мәгариф һәм фән темасын иң яхшы яктыртучы журналист хезмәтләренә “Классная работа!"  - "Сыйныф эше!" бәйгесен игълан итә.  


17
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре белән Вьетнам Социалистик Республикасы делегациясенең очрашуы  ТР мәгариф һәм фән министрлыгы бинасында узды. 

18 яшьтән өлкәнрәк булган гомуми һәм өстәмә белем бирү оешмаларының укытучылары, педагоглары, югары уку йортлары, һөнәри белем бирү оешмалары укытучылары, тренерлар, предприятие остазлары, яшь эшмәкәрләр, җәмгыять һәм  социаль юнәлештәге оешмалар остазлары, ата-аналар һәм талантлы балалар һәм яшьләр белән эшләүчеләр “Остазлар олимпиадасы”нда катнашу өчен utalents.ru сайтында гаризалар бирә ала.

«Эко-отряд – стартка!» читтән торып уку мәктәбе «Костер» сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә 19нчы октябрьдә башлана.


16
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

«Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)» төбәк чемпионатында катнашу өчен тармакларда сайлап алу ярышлары республиканың белем бирү оешмалары базасында 20нче сентябрьдән 30нчы октябрьгә кадәр бара. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International