ЯҢАЛЫКЛАР


25
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

"Бөркетләр очарга өйрәнәләр” I ачык республика яшьләр фестиваль-бәйгесе «Әкият» балалар үзәгенең концерт залында 2018 елның 24-26нчы октябрендә уза.

2018 елның 23нче октябрендә «Советлар Союзы Герое Никита Кайманов исемендәге кадет мәктәбе»ндә булган факт буенча Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы түбәндәгеләрне хәбәр итә.

2018 елның 11нче октябрендә рус әдәбиятыннан олимпиада биремендә төгәлсезлек җибәрү хакында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәге хәбәр итә.

Хәзерге вакыт – фән-техника өлкәсендә прогрессив технологияләр һәм стандарт булмаган идеяләрне тормышка ашыру мөмкинлеге чоры. Яшьләр «йомшак» компетенцияләрне актив үстерә, киләчәк һөнәрләре темасы аеруча актуаль, педагоглар һәм укытучылар үз карамагындагы балалар өчен остазлар булырга омтыла, ата-аналар даими рәвештә балаларга иң яхшы тәрбия бирү методикаларын эзлиләр.


24
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

«Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексында 2018 елның 20 – 21нче октябрендә республиканың Әгерҗе, Баулы, Бөгелмә, Югары Ослан, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Нурлат муниципаль районнарыннан, шулай ук Казан, Мәскәү, Обнинск шәһәрләреннән җыелган 20 команда составында 92 укучы катнашында яшь биологларның Бөтенроссия турнирының VIII төбәк этабы узды.

Исегезгә төшерәбез, бу тавыш бирү дәүләт идарәсе башкарма органнарының максат һәм бурычларын гаммәви формалаштыру һәм аларның үтәлешен җәмәгатьчелек күзәтүе буенча пилот проекты кысаларында үткәрелә.

2018 елның 25 – 27нче октябрендә Яр Чаллы дәүләт педагогия университетында университетлар һәм педагогик югары уку йортларында  математика һәм информатика укытучыларының XXXVII Халыкара фәнни семинары узачак.


23
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасында югары сыйныф укучылары өчен «Яндекс. Лицей» белем бирү проектына икенче тур уздырылды инде. Программалаштыру буенча бушлай курсларга 8-9 нчы сыйныф укучылары 2 меңгә якын гариза биргән. Сайлап алу сынаулары сыйфатында алар логик фикерләү һәм шәхси әңгәмә белүгә онлайн-тест уздылар. Нәтиҗәдә, «Яндекс. Лицейда» быел 500гә якын укучы эшли башлады.

Финанс мәсьәләләре хакында төшерелгән кыска фильмнарның сценаристлары, режиссерлары, операторлары һәм актерлары ролендә Россия регионнарының 11нче сыйныф укучылары үзләренең көчен сынап карый алалар. 


22
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Совет районының Яңа Сосновка бистәсендә «Спортландия» дип аталган күпфункцияле мәйданчык ачылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International