31нче октябрьдә Казанда инвалидлыгы булган кешеләр арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс-2018» төбәк чемпионатына йомгак ясадылар. Беренче урыннарны алган 32 татарстанлы 21-22нче ноябрьдә Мәскәүдә IV илкүләм чемпионатта катнашачак.
2018 елның 24нче һәм 26нчы октябрь көннәрендә Кукмара муниципаль районының Ошторма – Юмья урта мәктәбе һәм Аксубай муниципаль районының академик Н.Т.Савруков исемендәге Сөнчәле урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында “Күп телле мохиттә туган телләрне укыту тәҗрибәсе, проблемалары һәм перспективалары” темасына туган телләр укытучылары өчен республика семинарлары узды.
Потомак университеты (Вашингтон, АКШ) Apple компаниясенә нигез салучы Стив Воняк һәм «ТИСБИ» Идарә университеты белән партнерлыкта яңа программа эшли башлый. Ул АКШта укырга һәм ике рәсми диплом - Россия һәм Америка дипломнары алырга мөмкинлек бирә. Тел белеме буенча TOEFL имтиханын уңышлы тапшырганнан соң, студент бер үк вакытта ике югары уку йортына да керә һәм аңа гадиләштерелгән тәртиптә Америка студентлары визасын рәсмиләштерәләр.
Бүген, 31нче октябрьдә, Казан сәүдә-икътисад техникумында инвалидлыгы булган кешеләр арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс-2018» төбәк чемпионатының ябылу һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак.
Бүген Казанда инвалидлыгы булган кешеләр арасында һөнәри осталык буенча “Абилимпикс-2018 " төбәк чемпионаты ачылды. Ике көн дәвамында 180гә якын татарстанлы Мәскәүдәге IV илкүләм чемпионатта катнашу хокукы өчен көрәшәчәк.
2018 елда Татарстанда ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган 125 ятим баланы торак белән тәэмин иттеләр. Быел барлыгы 297 ятим бала торак белән тәэмин ителәчәк.
Каникуллар – укучыларның иң яраткан чоры. Уку процессында ялны укучылар да, аларның әти-әниләре дә көтә, ә аның иң беренчесе – көзге каникулларны аеруча түземсезлек белән көтеп алалар.
2018 елның 26нчы октябрендә Санкт-Петербург шәһәрендә «РОСНАНО мәктәп лигасы» Федераль мәгариф челтәре проектын әзерләү һәм гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты һәм «Мәктәп лигасы» табигать белеме һәм югары технологияләр өлкәсендә автоном коммерцияле булмаган белем бирү оешмасы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Хезмәттәшлек турындагы килешүгә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Ногманова һәм «Мәктәп лигасы» табигать белеме һәм югары технологияләр өлкәсендә автоном коммерцияле булмаган белем бирү оешмасы генераль директоры Александр Селянин кул куйды.
25нче октябрьдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында “Мин – профессионал” олимпиадасы мисалында яшьләрдә талантларны ачыклау, ярдәм итү һәм үстерү буенча нәтиҗәле система формалаштыру мәсьәләсенә багышланган түгәрәк өстәл булды. Олимпиада – 2018 елның 22нче маенда Россия Президенты В. В. Путин имзалаган " Россия-мөмкинлекләр иле» проектларының берсе.
26 – 28нче октябрьдә Казанда якшәмбе мәктәпләренең һәм Татарстан Республикасы этномәдәни компонентлы белем бирү мәктәпләренең республика слёты узачак. Слетны ачу тантанасы 2018 елның 27нче октябрендә 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Республика олимпиада үзәге” дәүләт автоном оешмасының “Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү комплексында (Дәрвишләр бистәсе, Прибольничная ур., 15) узачак.