Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтү буенча федераль хезмәте инвалидларны һәм сәламәтлеге чикләнгәннәрне югары уку йортларына кабул итү мәсьәләләре буенча “кайнар линия” эшен 1нче сентябрьгә кадәр озынайтты.
«Без бергә» профиль сменасында Татарстан Республикасы районнары һәм шәһәрләреннән килгән 8 яшьтән алып 16 яшькә кадәр булган 250 укучы 18 көн дәвамында белемнәрен ныгытты һәм күңел ачты.
Самара өлкәсендә иң зур күләмдәге Идел буе федераль округының «iВолга-2018» Яшьләр форумы үзенең эшен төгәлләде.
Татарстан Республикасы командасының уку-өйрәнү җыены 3 – 12нче август көннәрендә Чистай районында уза.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтү буенча федераль хезмәтенең “Югары уку йортлары картасы” интерактив ресурсын 2018 елның җиде аенда узган елның шушы вакытына караганда 40%ка күбрәк кеше кулланган.
Краснодар краенда узучы яшь туристларның Бөтенроссия слетында Татарстан Республикасы данын укучылар арасында үткәрелгән II Туриадада (Спартакиадада) призлы урыннарны яулаган Яшел Үзән районы укучылары яклый.
Алабугада “Мәдәният һәм рухият – Россиядә яшәүче халыкларның гражданлык бердәйлеген ныгытуның нигезе” дигән темага төбәкара конференция үтте.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексында сәләтле балалар өчен «Биосфера» республика экологик лагерь-мәктәбенең IV профиль сменасы һәм рус теле һәм әдәбиятыннан «Логос» Республика профиль сменасы уза.
29нчы августта Мәскәүнең бер мәктәбендә Россия Федерациясе мәгариф министры О. Ю. Васильева мәктәп укучыларының ата-аналары белән очрашачак.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2018 елның 10нчы маендагы под-813/18нче номерлы боерыгы нигезендә «Мөмкинлекләре чикле балалар өчен гомуми белем бирү учреждениеләренең иң яхшы педагогы» грантының җиңүчеләре билгеле булды.