ЯҢАЛЫКЛАР


25
май, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе 2016 елның 27 маенда – Бөтенроссия китапханәләр көнендә – Россиядә Кино елы, Габдулла Тукайның тууына 130 ел һәм Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан, «Китапханә паркта» дип аталган мәдәни-мәгърифәти чара уздыра.

Бүген Казанда Кремль яр буенда соңгы кыңгырау чыңлады. Искәртеп үтик: быел Татарстан башкаласында 5,5 мең укучы 11 нче сыйныфны тәмамлый.

2016 елда Татарстан Республикасында 11нче сыйныфны 15 867 (Казанда – 5 159), 9нчы сыйныфны 34 444 укучы (Казанда – 9 277) тәмамлый .

Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Хөрмәтле укытучылар һәм әти-әниләр! Сезне чын күңелдән мәктәпне тәмамлавыгыз һәм Соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлыйм. Мәктәп белән хушлашу, олы тормыш юлына аяк басу  - һәр кеше тормышында булган гүзәл вакыт. Бу – өметләр, ачышлар һәм эчкерсез планнар чоры.

23 майда Казан Кремленең Туп ишегалды музеенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов укучыларның бөтенроссия олимпиадаларының йомгаклау этабы җиңүчеләре һәм призерларын бүләкләде. Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы нәтиҗәләре буенча, Татарстан Республикасы укучылары командасы дүртенче ел рәттән Россия Федерациясе буенча Мәскәү, Санкт-Петербургтан соң 3 нче урынны яулый.

Бүген “Сәләт” йортында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова “Сәләт” оешмасы активистлары һәм татар телендәге “Безнең фикер” дебатлар лигасы җиңүчеләре белән очрашты. Очрашу эшлекле мәҗелес рәвешендә үтте. Аны “Сәләт” клубы президенты Айгөл Габдрахманова алып барды.


24
май, 2016 ел
сишәмбе

Тел белеме өлкәсендә күренекле галимә, үз вакытында Казан федераль университеты профессоры Флера Сафиуллинаның тууына бүген - 78 ел.

Күренекле татар галиме, тарих фәннәре докторы, профессор, сәясәтче, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты, Бөтендөнья татарлар конгрессының Башкарма комитеты рәисе (1992-2002) булган Индус Риза улы Таһировка бүген 80 яшь тулды.

Бүген Казан федераль университетының төп бинасында актлар залында Татарстанның күренекле галиме, сәясәтчесе, ТР Фәннәр академиясе академигы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының беренче рәисе Индус Таһировның 80 яшьлек юбилеена багышланган тантаналы чара уза.

 Татарстанда 2016 ел  сәламәтләндерү кампаниясенә 1 млрд 402 млн сум акча бүленгән, шуның 346,5 млн сумы - республика, ә 55,5 млн сумы - федераль бюджеттан. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International