ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Информатика буенча XVIII Бөтенроссия олимпиадада катнашучы командалар җитәкчеләре Иннополиста булды. Кичә  олимпиадада катнашучылар ярышларның беренче турында көч сынашты, ә команда җитәкчеләре өчен Россиянең яңа шәһәренә экскурсия оештырылган иде.

12 апрельдә КФУның Алабуга институтында  VI Халыкара Мәхмүтов укулары фәнни форумының ачылу тантанасы узачак. Агымдагы елда форум танылган галим, педагог һшм мәгариф оештыручысы, Россия һәм Татарстан фәннәр академияләре  академигы Мәхмүтов Мирза Исмәгыйль улының тууына 90 ел тулу уңаеннан үткәрелә.

Казанның “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) дигән төбәк чемпионаты эшли башлады. Ярышта катнашучыларны ТР Премьер-министр урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм Казан Башкарма комитетының җитәкче урынбасары Иван Кузнецов сәламләде.


6
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

 Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясендә информатика фәне буенча укучыларның XXVIII Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы башланды. 9 нчы апрельгә кадәр узачак олимпиадада Россия Федерациясенең 52 төбәгеннән 250 ләп укучы – бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы җиңүчеләре катнашачак. Татарстан Республикасы данын олимпиадада Казан, Яр Чаллы, Әлмәттән 16 укучы яклый. Олимпиаданың финал өлеше ике турда узачак – беренчесе 5 нче апрельдә, икенчесе 7 нче апрельдә.


5
апрель, 2016 ел
сишәмбе

2016 елның  1 мартыннан 31 мартына кадәрге вакыт аралыгында Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына 49 мөрәҗәгать кабул ителде, шул исәптән 8 мөрәҗәгать ришвәтчелек очраклары турында.

7-9 апрель көннәрендә Казанда 56 төрле һөнәр буенча “Яшь профессионаллар” WorldSkills Ачык төбәк чемпионаты узачак. Бу хакта бүген сүз Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта барды. ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Тимерхан Алишев чемпионатның нечкәлекләре турында сөйләде.

1-2 апрельдә Казан шәһәренең 178нче Белем бирү үзәгендә "Ел сыйныф җитәкчесе" республикакүләм һөнәри осталык конкурсы финалы узды. Финал сынаулары нәтиҗәләре буенча беренче урынга Яр Чаллы шәһәренең 76нчы гимназиясе сыйныф җитәкчесе Рыбушкина Лидия лаек дип табылды.

2016 елның 31 нче мартында Яр Чаллы “Камаз” Мәдәният йортында ”Студентлар язы” Гала-концерты узды. Тамаша бик зур алкышлар астында барды. Быел фестиваль үзенең 18 еллыгын билгеләп үтте. Гала-концертны шәһәрнең исполком җитәкчесен вакытлыча алмаштыручы, шәһәр белем бирү идарәсе һәм яшьләр эше белән җитәкчелек итүче Рамил Хәлимов ачты.

Казан каласында быел, беренче тапкыр буларак, мәктәп автобуслары маршрутлары салынган юлларны махсус карап рәткә китерәчәкләр.


4
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

5-нче апрель көнне Казанда “Язгы тамчы-2016” фестиваленең гала-концерты үтә. Март дәвамында Казанның һөнәри белем бирү йортларында укучылар төрле номинацияләрдә көч сынаштылар. Иң яхшы иҗат номерларын казанлылар йомгаклау концертында күрә алалар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International