3 апрель көнне татар теле һәм әдәбияты буенча дөньякүләм контроль эш була. "И туган тел, и матур тел" исемле контроль эш, татарның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан, үткәрелә.
Бүген Зәйдә космонавтлар Антон Шкаплеров белән Олег Артемьев булып китте. Россия геройларының бирегә килүе очраклы түгел: район космоска мөнәсәбәтле. Зәйдә Гагаринга кадәр бер ай алдан, җир орбитасында булып, шәһәрдән 10 километр читтә Иске Тәкмәк авылы басуына космик аппаратта эт төште. Моннан биш ел элек Зәй хакимият бинасы каршындагы әлеге Чернушка кушаматлы эткә һәйкәл куелды.
11 һәм 12 апрель көннәрендә Казанда “Тормыш иминлеге нигезләре” курсы буенча Татарстан Республикасында ел укытучысы” бәйгесенең йомгаклау этабы узды. Бүген Казанда бәйгенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы уза.
Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга 130 ел тулуга багышланган айлык кысаларында Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия колледжында 12-14 апрельдә Гөлшат Зәйнәшева шигырьләрен укуга багышланган нәфис сүз бәйгесе уздыру планлаштырылган иде. Бүген, ягъни 12 нче апрельдә, шул бәйгенең беренче көне бәйрәм төсендә билгеләп үтелде.
Казанның 402-нче номерлы балалар бакчасы узган ялда “Сәйдәш” мәдәният үзәгенең концертлар залында үткән V “Сәләтле бәләкәч” фестивалендә гран-прига лаек булды. Нәкъ менә әлеге мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең иҗат программасы бу елда иң яхшылардан дип бәяләнде. Жюри биргән бәя буенча беренче урында – 305-нче номерлы балалар бакчасы, икенчедә – 272-нче номерлы бакча төркеме, өченче урында – 330-нчы номерлы бакчасы.
Агымдагы елда ГТО сынауларын үтәүдә өстенлек РФ белем бирү учреждениеләре укучыларына биреләчәк. Бүген журналистлар белән очрашуда Спорт һәм социаль проектлар башкарма дирекциясе генераль директоры урынбасары – ГТО комплексын гамәлгә кертү департаменты җитәкчесе Александр Карпов, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы нигезендә, ГТОның алтын мактау билгесе булган очракта, вузларның студентларга өстәмә баллар бирү мөмкинлеген билгеләп узды.
Татарстан Ректорлар советы КФУ ректоры Илшат Гафуровның совет рәисе вазифасындагы вәкаләтләрен озайту турында карар кабул итте. Әлеге карар бер тавыштан хупланды.
9 апрельда Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында эшче һөнәрләр буенча “Яшь профессионаллар” WorldSkills Ачык төбәк чемпионатына йомгак ясалды. Һөнәри ярышларны ябу һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
14 апрель көнне Чаллының "Нур" яшьләр үзәгендә Татар яшьләре форумы уздырыла. Ул, ТР Президентының "Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәте концепциясе турында"гы Указын, "2016-2018 елларга Чаллы шәһәрендә милли сәясәт муниципаль программасын тормышка ашыру" максатында, оештырылган.