ЯҢАЛЫКЛАР


23
март, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасында "Татарстан ел тәрбиячесе-2016" республикакүләм конкурсының зона этаплары дәвам итә. 21-22 мартта Түбән Кама һәм Нурлат районнарында  конкурсның зона этаплары узды.

31 мартта Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры Казан укучылары арасында «Яз. Тукай. Ватан» мәктәп театр коллективлары фестивале уздыра. Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе белән берлектә оештырылган фестиваль татар халкының бөек шагыйре, татар әдәбияты классигы, әдәби тәнкыйтьче, тәрҗемәче, җәмәгать эшлеклесе, яңа заман татар әдәбиятына һәм әдәби теленә нигез салучы. Габдулла Тукайның (1886-1913) һәм артист, драматург, режиссёр Габдулла Кариевның (1886-1920) тууына 130 ел тулу уңаеннан үткәреләчәк.

Бүген Яр Чаллының А.С.Пушкин исемендәге 78 нче номерлы лицеенда I Бөтенроссия “Пушкин укулары” иҗади бәйгесе уздырыла. Республикада әлеге чара 7 нче тапкыр үткәрелә һәм анда бөек шагыйрь иҗаты белән кызыксынучы сәләтле яшьләр җыела.

"Татарстан Республикасының иң яхшы педагог-психологы" республикакүләм бәйгесе финалы 28-29 мартта Казан шәһәрендә узачак.


22
март, 2016 ел
сишәмбе

Бүген шәһәр Мэры Илсур Метшин катнашлыгындагы эшлекле киңәшмәдә ятим балалар һәм әлеге проблеманы чишү юллары турында сөйләштеләр. Киңәшмәдә “Благие дела”, “Альпари”, “Добро Даром”, “В твою пользу” хәйрия фондлары, Казанның “Мы вместе” ятим балаларны гаиләләренә кабул иткән кешеләрнең иҗтимагый оешмасы җитәкчеләре, шулай ук 18-нче номерлы Шәһәр клиника хастаханәсе каршындагы балалар стационары җитәкчесе Татьяна Мороз, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Наталья Гречанникова һәм район администрацияләре башлыклары катнаштылар.

22 апрельдә Казан (Идел буе) федераль университетының Алабуга институтында, Халыкара туган тел көненә багышлап, «Төрки дөнья: тел, әдәбият, тарих һәм дин проблемалары» VIII халыкара тюркология конференциясе була.


21
март, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген иртәнге 10да Казанның Авиатөзелеш районындагы 37нче гимназиядә урнашкан имтихан үткәрү пунктында база дәрәҗәсендәге математика буенча БДИ башланды. Ул илдә 21 марттан 23 апрельгә кадәр узачак БДИны вакытыннан алда тапшыру этабын ачты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International