ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2016 ел
җомга

Мәктәпләр самбо элементларын физкультура буенча программага кертә ала. Бу хакта журналистларга РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов хәбәр итте, дип яза ТАСС.


24
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

“Туган тел” Бөтенроссия конкурсының йомгаклау өлеше 24-25 мартта  Казанда үтәчәк. Быел анда катнашучылар саны 100дән артты. Алар Россиянең 15 төбәгеннән. Финалга исә рус, татар, чуваш, удмурт, мари, мордва, яһүд телләре буенча белем бирүче 34 укытучы чыкты.

Бүген сәгать 11дә ТФАның Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында (Казан, Кремль, 5 нче подъезд) Каюм Насыйри (1825-1902) төзегән Изге Коръәннең мөселман дөньясындагы беренче белешмә-конкордансы – Мифтах әл-Коръән”/“Мифтах аль-Кур’ан” дип аталган уникаль китап тәкъдим ителә.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәтахов бүген Түбән Кама миндустрия техникумында булды. Мәгариф һәм фән министры техникум бинасын карап чыкты, укытучылар һәм студентлар аралашты.

23 мартта Яр Чаллының А.С.Пушкин исемендәге 78 нче номерлы лицеенда I Бөтенроссия “Пушкин укулары” иҗади бәйгесе узды. Республикада әлеге чара 7 нче тапкыр үткәрелә һәм анда бөек шагыйрь иҗаты белән кызыксынучы сәләтле яшьләр җыела.

Казан дәүләт медицина университеты һәм Татарстан инвалидларының “Ника” республика иҗтимагый оешмасы “Инклюзив белем. Инвалидларны вузларда укыту: актуаль проблемалар һәм аларны хәл итү юллары” темасына түгәрәк өстәл утырышын үткәрә.

Түбән Камада  "Түбән Каманың һөнәрләр дөньясы" дигән һөнәрләр фестивале узды. Бу чара мәктәп укучылары арасында эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру максатыннан чыгып үткәрелә.
Фестивальдә урта мәктәпләрдә, көллиятләрдә, гимназияләрдә, өстәмә белем учреждениеләрендә  9 нчы сыйныфта белем алучы 500 дән артык  укучы катнашты.

24 мартта “Герет” саклык ширкәте чакыруы белән Алабуга балалар йорты тәрбияләнүчеләре Яр Чаллы шәһәрендәге хәрби-патриот музейга барды. Балалар хәрби училище курсантлары турында кыска метражлы “Әни” фильмын карадылар.


23
март, 2016 ел
чәршәмбе

“Мәгариф” һәм «Гаилә һәм мәктәп” журналлары редакциясе, Мөслим муниципаль районы мәгариф бүлеге һәм ТР Язучылар берлеге 2016 елның 25 мартында Мөслим гимназиясендә III  Россиякүләм “Фоат Садриев укулары – 2016” чарасын үткәрә.

Казан каласында укытучыларның һәм 5-11 нче класс укучыларының Туфан Миңнуллин исемендәге III республика конференциясе үткәрелә. Әлеге чара татар әдәбиятын, мәдәниятен, сәнгатен һәм Туфан Габдулла улы Миңнуллинның (1935-2012) иҗади мирасын киңрәк өйрәнүне һәм популярлаштыруны, аның әсәрләре аша яшь буында милли үзаң, толерантлык, ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү һәм үстерүне максат итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International