Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Рус география җәмгыяте, Казан федераль университеты, Идарә, икътисад һәм финанс институтының географик һәм экологик белем бирү методикасы һәм теориясе кафедрасы белән берлектә Казандагы 155 нче гимназиядә «Табигать фәннәрен укытуда укучыларда экологик культура формалаштыру» дигән темага уздырылган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә хәбәр ителде.
Түбән Кама шәһәрендә II Бөтенроссия ”ПолиТехОлимП -2016” политехник фәнара Интернет-олимпиада үткәрелде. Әлеге олимпиаданың башлап җибәрүчесе һәм оештыручысы “Түбән Кама агросәнәгать көллияте” булды.
25 нче мартта Түбән Кама нефтехимия көллиятендә урта һөнәри белем бирүче уку йортлары студентлары арасында республика бәйгесе узды.
Татарстан студентлары өчен "Транспорт гранты" язгы конкурсы башланды, дип хәбәр итә ТР Студентлар лигасы матбугат хезмәте. Катнашучылар 6 апрельгә кадәр конкурсның studgrant.ru сайтында теркәлү уза ала.
22 апрельдә Казан (Идел буе) федераль университетының Алабуга институтында, Халыкара туган тел көненә багышлап, «Төрки дөнья: тел, әдәбият, тарих һәм дин проблемалары» VIII халыкара тюркология конференциясе була.
Бүген Казан федераль университетының Психология һәм мәгариф институтында (Межлаук ур., 1) “Андреев укулары: шәхеснең үзлектән иҗади үсеше заманча концепцияләре һәм технологияләре” Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе үткәрелә. КФУ профессоры, РФның атказанган фән эшлеклесе, академик В.И.Андреев истәлегенә багышланган укуларда чит ил галимнәре һәм белгечләре дә катнаша.
Бүген Россиядә рус теленнән вакытыннан алда имтихан тапшырылар. Рус теленнән вакытыннан алда БДИ тапшыру өчен 8 мең чамасы кеше гариза язган, аларның якынча 500 е –агымдагы елда мәктәпне тәмамлаучылар. Бу чорда БДИ тапшыручыларның 43 проценты рус теле фәнен сайлаган.
24 мартта Лаеш районының Столбище авылы "Сказка" балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе-2016" республикакүләм конкурсының зона этабы узды. Биредә үзләренең һөнәри осталыгын Казан шәһәре, Яшел Үзән, Югары Ослан, Питрәч, Биектау һәм Лаеш районнарыннан килгән тәрбиячеләр күрсәтте. Алар жюри әгъзалары игътибарына иҗади презентация тәкъдим итте, педагогик тәҗрибәләрен күрсәтү өчен балалар катнашында чара үткәрде.
24 мартта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы юридик хезмәте Тукай районы халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтүдә катнашты. Авыл халкын сабыен балалар бакчасына урнаштыру, педагогик хезмәткәрләр өчен ташламалар кызыксындырды.
Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясендә укучы яшьләр өчен Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасының җиденче чакырылыш депутатларын сайлауга багышланган хокукый лекторий үз эшен дәвам итә. Бу юлы анда Казан федераль университетының юридик факультеты студентлары булды.