РФ Үзәк банкы, укучыларның финанс грамоталыгын арттыру максатыннан, яңа дәреслек бастырып чыгарган. “Финанс грамоталыгы нигезләре” дип аталган әлеге дәреслек 9 нчы сыйныф укучылары өчен нәшер ителгән.
Әлегә фәнне ни рәвешле укытулары төгәл генә билгеле түгел, шушы мәсьәлә буенча РФ Мәгариф һәм фән министрлыгында сөйләшүләр алып барыла.
31 мартта һәм 1 апрельдә Варшавада ТФАның Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты башлангычы белән "Язма Мирас. Письменное наследие. Textual heritage" проекты кысаларында "Польша архивларында татар документлары" дигән түгәрәк өстәл уздырыла. Әлеге чара ТФАның Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты башлангычы һәм ярдәме белән Польша Фәннәр академиясе, Варшава университеты, немецларның Кавказ, татар һәм төркестан тикшеренүләр институты (ICATAT) булышлыгында оештырыла.
30 март көнне "Мәгариф", "Гаилә һәм мәктәп" журналлары ТР премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белән "туры линия" үткәрә.
28 мартта вакытыннан алда үткәрелгән математика буенча профильле Бердәм дәүләт имтиханы өзелми генә тәмамланды. Бу хакта Россия Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт матбугат хезмәте хәбәр итә.
Казанда быел мәктәпләр, балалар бакчалары төзекләндерүгә 504,6 млн сум акча каралган, шушы суммага 1 сентябрьгә кадәр 17 мәктәп һәм 3 балалар бакчасының торышы тиешле тәртипкә китерелергә тиеш. Аерым алганда, мәктәпләрне төзекләндерү эшләре 8 төрле булып, балалар бакчаларында шуларга яслә төркемнәрендә җылы идәннәр түшәү һәм ачык һавадагы мәйданчыкларда кояштан, явым-төшемнәрдән ышыклану өчен корылмалар ясау кебек эшләр өстәлгән.
Казанда ана теле укытучыларының “Туган тел” Бөтенроссия мастер-класслар конкурсы җиңүчеләре билгеле булды. Гран-прия иясе дип Казанның Вахитов районы 39нчы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сөембикә Салихова табылды.
29 мартта Казандагы Икътисад, идарә һәм хокук институты базасында (Зайцев ур., 15нче йорт) “Иң яхшы педагог-психолог” республика һөнәри осталык конкурсын ябу тантанасы була. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашуы көтелә.
Шуны билгеләп үтик: “Иң яхшы педагог-психолог” республика һөнәри осталык конкурсы финалы бүген башланды. Аның зона этаплары республиканың Питрәч, Кама Тамагы, Яңа Чишмә районнарында, Яр Чаллы, Казан, Азнакай шәһәрләрендә үткәрелгән иде.
2016 елның 26 нчы мартында Пенза өлкәсенең Кикино авылында “Сәләтле балалар” дип аталган XIV традицион Кикин форумы булып узды. Ел саен форумда өлкәнең үзеннән һәм Россия регионнарыннан меңнән артык сәләтле укучы катнаша.
23-25 мартта Яр Чаллы шәһәренең Шахмат-шашка клубында Л.Б. Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумы призына шәһәр укучылары арасында ХХ ачык шахмат турниры булды.
25 нче март көнне Мөслимдә чираттагы III республикакүләм “Фоат Садриев укулары” узды.