21 мартта Зәй шәһәрендә Зәй политехника көллияте базасында Татарстан Республикасында урта һөнәри белем бирү үсеше мәсьәләләре буенча республикакүләм киңәшмә узды.
18 мартта Мамадыш шәһәренең "Бәләкәч" балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе-2016" республикакүләм конкурсының зона этабы узды. Биредә үзләренең һөнәри осталыгын Мамадыш, Алабуга, Тукай, Балык Бистәсе һәм Минзәлә районнарыннан килгән тәрбиячеләр күрсәтте. Алар жюри әгъзалары игътибарына иҗади презентация тәкъдим итте, педагогик тәҗрибәләрен күрсәтү өчен балалар катнашында чара үткәрде.
17-19 мартта Түбән Кама шәһәрендә Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү оешмалары III Спартакиадасының кышкы этабы финалы узды. Ярышларда зона этапларында беренче урынны яулаган урта һөнәри белем бирү оешмалары командалары катнашты.
18 мартта Казанда, Республика мәгариф сыйфаты мониторингы үзәгендә Татарстанда “Россия Ел укытучысы” бөтенроссия конкурсының төбәк этабын ябу тантанасы узды. Конкурсның беренче ике абсолют җиңүчесе ике педагог булды. Бүләкләү тантанасында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты.
Бүген Казанда КИТТУ-КХТИ бинасында "Татарстан Республикасы Студентлар лигасы" төбәк яшьләр оешмасы конференциясе үтте, анда 367 кеше катнашты. Конференциядә Студентлар лигасының 20 еллык эшчәнлегенә нәтиҗәләр чыгарылды һәм оешманың хәзерге президентының вәкаләтләре озайтылды.
ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов министрлык коллегиясенең пленар утырышында муниципаль мәгариф идарәләре җитәкчеләре, белгечләр һәм методистларны республиканың барлык балалар бакчаларында сыйфатлы мәктәпкәчә белем бирү белән тәэмин итәргә өндәде. Ул шулай ук мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында педагогик кадрларның квалификациясе мәсьәләсенең мөһимлегенә игътибарны юнәлтте һәм республиканың һәр районында татар мохитле үрнәк балалар бакчасын булдырырга тәкъдим итте.
Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе ТР Министрлар Кабинетының “Балалар һәм яшьләрнең ялын, сәламәтләндерүне һәм мәшгульлеген оештыру турында” Карары проектын әзерләүдә катнашкан. Барлыгы 10 тәкъдим юлланган, аларның 8е исәпкә алынган, дип хәбәр итә ведомство
17 мартта Казанда агымдагы елда Татарстан Республикасында "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) ачык төбәк чемпионатын оештыру мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында киңәшмә узды.
Татарстан Республикасында "Татарстан ел тәрбиячесе-2016" республикакүләм конкурсының зона этаплары башланды. 18 мартта Мамадышта конкурсның зона этабы узды
Татарстан студентлары арасында читтән торып үткәрелүче республикакүләм "Киләчәк безнең кулларда!" фәнни-тикшеренү конкурсы башлана. Конкурста республика көллиятләре һәм техникумнары студентлары катнаша ала. Конкурс материалларын (заявка, фәнни-тикшеренү хезмәте, презентация һәм тезислар) 22 апрельгә кадәр college51@yandex.ru электрон адресына җибәрергә кирәк.