ЯҢАЛЫКЛАР


29
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

Татарстанның башлангыч һәм өлкән классларында ике сменада белем бирү 2020 елга кадәр бетереләчәк, 2020 елдан соң исә төп мәктәпләрдә дә әлеге режим буенча уку туктатылачак. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Леонид Толчинский уздырган “Көн темасы” (“Тема дня”) программасында ТР Премьер-министр урынбасары — ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов искәртте.

Сәламәтлек саклау һәм мәгариф системасы җәмгыятьтә һәрвакыт кызыксыну уята һәм нәкъ менә бу ике өлкә еш кына тәнкыйть утына тотыла. Күптән түгел “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Леонид Толчинский алып барган “Көн темасы” (“Тема дня”) программасының кунагы — ТР Премьер-министры урынбасары — ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов үзе җитәкләгән тармакта булган уңышлар, үзгәрешләр, яңалыклар хакында сөйләде.
 


28
февраль, 2016 ел
якшәмбе

27-28 февраль көннәрендә «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә  V Халыкара уку-укыту «Сәләт» яшьләр форумы оештыру комитетының гамәли семинары узды. Аның белән беррәттән, «Фәнсар» үзәге эшчәнлеге  буенча район администрациясе белән түгәрәк өстәл оештырылды.


26
февраль, 2016 ел
җомга

25 февральдә Азнакай шәһәрендә "Ел укытучысы-2016" бәйгесенең "Ел сыйныф җитәкчесе", "Өстәмә белем бирү педагогы", "Ел педагог-психологы" номинацияләре буенча зона этабы узды. Бәйгедә Азнакай, Сарман, Ютазы, Лениногорск, Нурлат, Бөгелмә, Әлмәт, Мөслим, Баулы районнарыннан 36 педагог катнашты.

Татарстан башкаласы янә дөньякүләм чара кабул итәргә әзерләнә. Аерым алганда, 12-19 августта Казанда мәктәп укучыларының информатика буенча XXVIII халыкара олимпиадасы була. Аны РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы, РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты, шулай ук ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы оештыра. Күптән түгел Татарстан башкаласында әлеге фәнни чараны оештыру буенча халыкара комитет булып китте. Аның составында 17 илдән вәкилләр бар иде. Төп максат – илнең олимпиада үткәрүгә әзерлек дәрәҗәсен бәяләү.

"Югарырак стипендия аласың киләме? Укытучылыкка бар!" - "Мәгариф" журналы үзенең сайтында шундый исемдәге язмада 15 мең сум стипендия алып уку мөмкинлеге, үзенчәлеге турында бәян итә.

Татарстан Республикасында урта һөнәри белем бирү оешмаларында укучылар арасындагы "Без бәхетле буын-2016" үзешчәннәр фестиваленең зона этаплары башланып ките, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан.

Яр Чаллы шәһәрендә "Ел тәрбиячесе-2016" шәһәр бәйгесе тәмамланды. Бәйгедә 119 балалар бакчасыннан 145 тәрбияче катнашты. Беренче урынны 51нче номерлы "Торнакай" балалар бакчасы тәрбиячесе Людмила Белоглазова яулады.


25
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

 Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетында (МДУ) булды, анда ул әлеге уку йорты ректоры Виктор Садовничий белән очрашты.

26 февраль көнне сәгать 10.00да «Сәләт» йортында (Казан ш., Островский урамы, 23) мәктәп балаларының «Ялкын» журналы редакциясе уку һәм китапларның роле турында «Укырга вакыт» дип аталган дискуссия оештыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International