ТР укытучыларының һөнәри үсеше сайты uchiteltatarstan.ru гамәлгә кертелә: аның аша югары категориягә ия укытучылар грант алуга заявкалар җибәрә ала, диелә "Мәгариф" журналы хәбәрендә. Әлеге сайт аша педагог үзе турында белешмә бирә, грантка заявка, документлар белешмәләре тутыра, мотивацияләнгән хат, эш планы һәм бәяләмәләр җибәреп, каралышка тапшыра алачак.
Татарстанда "Россия ел укытучысы" Бөтенроссия конкурсының зона турлары дәвам итә.
26-28 февральда Яр Чаллы шәһәрендә мини-футбол буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары Спартакиадасы региональ этабының финалы уза. Ярышларда Әлмәт, Бөгелмә, Буа, Чүпрәле, Кукмара, Саба, Чистай, Чирмешән районнары, Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләре мәктәпләреннән 11 команда катнаша.
21 февральдә Бөгелмә муниципаль районында Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәп укучылары Бөтенроссия Спартакиадасы региональ этабы узды. Биредә "Күңелле стартлар" ("Веселые старты") хәрәкәтле уеннар финалы булды. Ярышларда Бөгелмә, Түбән Кама, Мамадыш, Саба, Кайбыч районнарыннан һәм Казан шәһәреннән мәктәп укучылары катнашты.
Татарстан Республикасында "Без бәхетле буын-2016" фестиваленең зона этаплары башланып китте. Фестивальдә республика көллият һәм техникумнарында укучы ике меңнән артык студент катнашыр дип көтелә. Беренче зона этабы Буа ветеринария техникумы базасында 20 февральдә узды.
Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы студентлар, аспирантлар һәм фәнни-педагогик хезмәткәрләрне чит илләрдә белем эстәү буенча стажировка узарга чакыра.
Иннополис университеты тарафыннан мәктәп укучылары арасында математикадан ачык олимпиаданың читтән торып уздырыла торган турында катнашуга теркәү башлана.
Олимпиада 9нчы, 10нчы һәм 11нче сыйныфлар арасында уздырыла.
Татарстанда "Россия ел укытучысы" Бөтенроссия конкурсының зона турлары дәвам итә. 19-20 февральдә Кайбыч районының Федоровское урта мәктәбе базасында "Россия ел укытучысы" Бөтенроссия конкурсының региональ этабының зона туры узды. Биредә Буа, Апас, Чүпрәле районнарыннан килгән укытучылар көч сынашты.
25 гыйнвардан 31 мартка кадәр Татарстан Республикасында "Өстәмә белем бирү педагогы" номинациясе буенча республикакүләм һөнәри осталык конкурсы узачак. Конкурс өч этапта уза: муниципаль, зональ, республикакүләм.
ТР мәгариф министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы делегациясе Мәскәү шәһәрендә узган төбәкара фәнни-гамәли семинарда катнашты.