ЯҢАЛЫКЛАР


4
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов 2016 елның 2 февралендә Казан шәһәре балалалар бакчаларында, шул исәптән "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" Грантын алучы 396нчы һәм 305нче балалар бакчаларында булды.


3
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

3-сеннән алып 5-нче февральгә кадәр Казанда “TIAF supported by Automechanika” халыкара автомобиль төзелеше форумы уза. Чара программасы кысаларында автоҗитештерүчеләр автомобиль төзелеше өлкәсендәге алдынгы уңышларын тәкъдим итәчәкләр, ә чимал һәм автокомпонентларны китереп бирүчеләр продукциянең үрнәкләрен күрсәтәчәк. Форум Идел буе төбәкләрендәге автокомпонент индустриясе өчен төп чара булып тора.
 

2016 елның 29  гыйнварыннан 1 февральгә кадәр "Иннополис" Университетында  информатика буенча бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ этабы һәм республикакүләм олимпиаданың йомгаклау этабына нәтиҗә ясалды, җиңүчеләр һәм призерларны бүләкләү тантанасы узды. Олимпиадада Татарстан Республикасы мәктәпләреннән 7-8 сыйныфларда укучы  17 бала катнашты. 


2
февраль, 2016 ел
сишәмбе

Казанның Яңа Савин районындагы аерым фәннәр тирәнтен өйрәтелә торган 179нчы мәктәптә ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм  ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында  ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясенең узган елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча үткәрелгән йомгаклау утырышы узды.

10-12 февраль көннәрендә “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә “Белем бирү. Карьера” 16нчы махсуслаштырылган күргәзмәсе уздырылачак. Күргәзмә эшендә Россия һәм чит ил шәһәрләренең 70тән артык белем бирү учреждениесе катнашырга җыена.

2016 елның 30  гыйнварында Казанда биология  фәненнән бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ этабы үтте һәм республикакүләм олимпиаданың йомгаклау этабына нәтиҗә ясалды, җиңүчеләр һәм призерларны бүләкләү тантанасы узды. Олимпиадада барлыгы Татарстан Республикасы мәктәпләреннән 31 укучы катнашты. 

Республикада  "КЭС-БАСКЕТ" баскетбол лигасы  Халыкара Мәктәп Чемпионаты региональ финалы дәвам итә. Финал уеннары 5-7 февраль көннәрендә Зәй шәһәрендә узачак. Чемпионатта Татарстан Республикасы мәктәпләреннән 17 егетләр һәм кызлар командасы катнашачак. 

Казанда 6-7 февраль көнне “Бала үсеше һәм тәрбия” темасына белем бирү һәм проектлар төзү мәктәбе “Акыл фабрикасы” узачак. Катнашучылар: ата-аналар, тәрбиячеләр, педагоглар һәм барлык кызыксынучылар!


1
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы 2016/2017 уку елында чит илдә белем эстәү өчен РФ Президенты стипендиясе алуга Бөтенроссия ачык конкурсы уздыра. Конкурс бакалавриат, специалитет, магистратура һәм аспирантурада фәнни-педагогик кадрлар әзерләү программалары буенча көндезге бүлектә федераль бюджет хисабына укучылар арасында 23 мартка кадәр үткәрелә.

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан уздырыла торган “Бар җырымны илгә багышладым...” фәнни-гамәли халыкара семинар кысаларында, “Батырлык гасырларда сакланып кала” халыкара ачык конкурсына заявкалар кабул ителә. Аларны 19 февральгә кадәр тапшырырга мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International