Бүгеннән әти-әниләрдән Казан мәктәпләрендә балаларны 1нче сыйныфка кабул итүне сорап язган гаризалар кабул ителә башлый. Теге яки бу мәктәпкә беркетелгән микрорайонда яшәүчеләр өчен бу уку йортына язылу 30 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Калганнарга 1 июльдән 5 сентябрьгә кадәр вакыт билгеләнгән.
Бүгеннән Казанда әти-әниләрдән балаларны 1-нче сыйныфка кабул итүне сорап язган гаризалар кабул ителә башлады. Җирлектәге мәктәпкә беркетелгән микрорайонда яшәүчеләр өчен әлеге уку йортына язылу 30-нчы июньгә кадәр дәвам итәчәк. Калганнарга 1-нче июльдән 5-нче сентябрьгә кадәр вакыт билгеләнгән. 1-нче сентябрьдә Казан мәктәпләрендә 14 меңнән артык бала беренче тапкыр мәктәп өстәле артына утырачак дип көтелә. Бу турыда шәһәр Мэриясендә үткән эшлекле дүшәмбе утырышында Башкарма комитетның Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин җиткерде.
2016 елның 1 гыйнварыннан 31 гыйнварга кадәрге вакыт аралыгында Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына 44 мөрәҗәгать кабул ителде, шул исәптән 8 мөрәҗәгать ришвәтчелек очраклары турында.
2016 елның 28 гыйнварында Казанда тарих фәненнән бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ этабы һәм республикакүләм олимпиаданың йомгаклау этабына нәтиҗә ясалды, җиңүчеләр һәм призерларны бүләкләү тантанасы узды. Олимпиадада Татарстан Республикасы мәктәпләреннән 8 сыйныфтан 54 укучы һәм 9-11 сыйныфларда укучы 103 укучы катнашты.
Түбән Кама шәһәрендә Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү техникумы базасында “Сәнәгать навигаторы” дип аталган республикакүләм эшче һөнәрләр фестивале узды. Чарада республиканың утыз һөнәри белем бирү оешмасы студентлары катнашты. Алар иҗади проектларын тәкъдим итәргә тиеш иде.
2016 елның 29 гыйнварында Мамадыш муниципаль районының 3нче санлы гомуми белем мәктәбендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчелегендә Мамадыш муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе белән берлектә XIII республикакүләм Ризаэддин Фәхреддин укулары үткәрелде.
27-28 гыйнварда Мәскәүдә мәктәп компанияләренең Бөтенроссия күргәзмә-ярминкәсендә республиканың 12 мәктәп бизнес-компаниясе катнашты. Чараны Junior achievement – Young enterprise халыкара хәрәкәтенең Россиядәге вәкиле “Яшьләр казанышлары” төбәкара иҗтимагый оешмасы оештыра.
Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт БДИ-2016 (ЕГЭ-2016) рәсми порталында чит ил телләреннән бердәм дәүләт имтиханының телдән үткәрелә торган сөйләм өлеше буенча күнекмә тестлауны узарга мөмкинлек булдырган сервисны яңарткан.
2016 елның 25-28 гыйнварында Казанда Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү оешмаларының III Спартакиадасының өстәл теннисы буенча зона этабы узды. Дүрт көн эчендә ярышларда Казан, Яшел Үзән, Чистай шәһәрләре техникум һәм көллиятләреннән 21 команда катнашты.
Казанда WorldSkills чемпионатына Россия җыелма командасын әзерләү өчен Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы базасында үзәк ачалар. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы оештырган матбугат конференциясендә ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов сөйләде.