Яңа туган елның 1 гыйнварыннан Россия мәктәпләрендә сәламәтлекләре чикле булган балаларны укыту буенча белем бирү стандарты гамәлгә ашырыла башлый. Әлеге мәсьәләне эшче төркем карап тотачак, аның составына китап нәшер итүчеләр, белем бирү өлкәсендәге белгечләр, инвалидлар берләшмәләре вәкилләре керә, дип хәбәр итә Казан мэриясе РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән.
Кадерле дуслар! Хөрмәтле коллегалар! Чын күңелдән сезне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлыйм! Һәр елны без әлеге минутларны зур түземсезлек белән көтеп алабыз, нәтиҗәләр ясыйбыз, киләчәккә планнар корабыз, иң изге теләкләребезнең чынга ашуына өметләнәбез.
2016 елның 3-8 гыйнварында Мәскәү шәһәре Мэры һәм Хөкүмәте чакыруы буенча укуда, иҗатта һәм спортта уңышларга ирешкән Татарстан балалар йортларында тәрбияләнүчеләр башкалага барачак.
26 декабрьдә Чаллыда IТ-паркта республикада беренче «Кванториум» балалар технопаркы ачылды. Аның ачылышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Андрей Никитин, Россия Президенты Администрациясе эксперт идарәсе башлыгы урынбасары Галина Махакова, Россия мәгариф һәм фән министры урынбасары Вениамин Каганов һәм башка рәсми затлар катнашты.
3-8 гыйнварда Татарстан балалар йортларында тәрбияләнүчеләрнең укуда, иҗатта һәм спортта югары уңышка ирешкәннәре Россия башкаласына сәфәр кылачак.
25 декабрьдә “Татнефть арена” боз сараенда Татарстан Президенты Чыршысы үткәрелде. Тантанада республика мәктәпләрендә белем алучы 7 меңләп укучы катнашты. Шулардан 1 меңе – Казаннан, 2 меңе – республиканың башка муниципаль берәмлекләреннән, тагын 4 меңләбе – Татарстанның фән олимпиадаларында, фестивальләрдә, спорт ярышларында катнашып җиңү яулаганнар, уку алдынгылары, балалар һәм ижтимагый оешмалар лидерлары, авыр хәлдәге гаиләләрдә тәрбияләнүче, шул исәптән физик мөмкинлекләре чикле балалар.
Татарстан кадетлар корпусында тәрбияләнүчеләр Россия Президентының Идел буе федераль округында Тулы вәкәләтле вәкиле Михаил Бабичның яңа ел уңаеннан оештырылган чарасында катнашты. Чара Түбән Новгород шәһәрендә узды.
Әгерҗенең 2нче мәктәп укучылары үз куллары белән уенчыклар, күз явын алырлык эшләнмәләр ясап, мәктәптә Яңа ел ярминкәсе уздырдылар. Сатылган әйбердән барлыгы 15 мең 680 сум акча җыелды. Әлеге акча Әгерҗедә инвалид бала тәрбияләүче Нәбиуллиннар гаиләсенә тапшырылачак.
Казан Кремлендә бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фән һәм техника өлкәсе хезмәткәрләренә ТР дәүләт премияләре тапшырды. Быел танылган галимнәр, атказанган табиблар һәм танылган укытучылар, әйдәп баручы фән һәм җитештерү оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре, югары квалификацияле белгечләре лауреатлар булды.
Зәй яшьләр эшләре идарәсе тарафыннан политехник колледжның тулай торагында яшәүче студентлар арасында “Иң яхшы егетләр бүлмәсе”, “Иң яхшы кызлар бүлмәсе” конкурсы уздырылды. Конкурс бүлмәдәге тәртип һәм чисталык, бүлмәнең Яңа ел бәйрәменә бизәлеше буенча 5 баллы система буенча бәяләнде.