ЯҢАЛЫКЛАР


7
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе
10 октябрьдә, 7-14 сәгатьләрдә, Казанның агросәнәгать паркында ТР урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең авыл хуҗалыгы продукциясе һәм халык һөнәрчелеге эшләнмәләр ярминкәсе уза. Бу хакта "Татар-информ" МА үткәргән матбугат конференциясендә ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов һәм республика ссузлары Директорлар советы рәисе Әнфисә Җәләлова белдерде.
Ярминкә һөнәри белем бирү сыйфатын күтәрү, яшьләр арасында эшче һөнәрләрен популярлаштыру һәм халыкны авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итү максатыннан оештырыла.
8 октябрь көнне сәгать 10да Казанда ТР Мәгарифне үстерү институтында (Казан ш., Зур Кызыл ур., 68) “Авыл укытучысы-2015” бәйгесенең III этабына чыккан педагоглар үз предметлары буенча мастер-класс тәкъдим итәчәк. Мастер-класс форматы жюрины өйрәнелгән теманың әһәмияте, аны өйрәнүдә кулланылган шәхси новацияләр, оригиналь алымнар һәм методлар белән таныштыруны үз эченә ала.
Краснодар өлкәсендә "Сочи-2015" Халыкара инвестицион форум уза. Биредәге төп темаларның берсе - яшьләргә өстәмә һөнәри белем бирү.Әлеге форумда шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец һәм "Ворлдскиллс Россия" Һөнәри берләшмәләр үсеше  һәм эшче кадрлар агентлыгы генераль директоры Роберт Уразов та катнаша.

6
октябрь, 2015 ел
сишәмбе
Быел беренче мәртәбә Әлки районының беренче сыйныф укучылары халыкара тикшеренүдә катнаша. Әлеге тикшеренү беренче сыйныфка килүче балаларның гомуми әзерлек дәрәҗәсен ачыклау максаты белән оештырыла.
Татарстан мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында укучылар өчен "Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге" дип аталган яңа проект башлана. Һәр укучыга махсус көндәлек тапшырылачак. Уку елы дәвамында ул биредә үзе булган  төрле мәдәни чаралар - театрлар, музейлар, китапханәләр һ.б. турында уй-фикерләре, тәэсирләре турында язарга тиеш.
“России Ел укытучысы-2015” Бөтенроссия конкурсында Самара өлкәсеннән тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Сергей Кочережко җиңү яулады. Бу хакта Мәскәү дәүләт университеты ректоры, конкурсның жюри рәисе Виктор Садовничий хәбәр итте.
2015 елның 1-нче сентябреннән 30-нчы сентябренә кадәрге вакыт аралыгында Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына 94 мөрәҗәгать кабул ителде, шул исәптән 14 мөрәҗәгать ришвәтчелек очраклары турында.
«Глаголица» Республика балалар әдәбияты премиясе беренче туры лауреатлары билгеле булды. Иң яхшы 116 автор ярымфиналга узды. Бу хакта Татарстан Республикасы Язучылар берлеге матбугат конференциясендә белдерделәр.
15-22 августта Нью-Йорк шәһәрендә Education First компаниясе тарафыннан оештырылган   EF Youth Leadership Forum дип аталган беренче Халыкара форумы узды. Әлеге форумда катнашучылар арасында Казан шәһәренең 19нчы гимназиясендә укучы Айнур Морзаханов та бар.

5
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Укытучылар көне бәйрәме уңаеннан, мәгариф хезмәткәрләре энергетикларның бер чарадан да читтә калмауларын белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International