ЯҢАЛЫКЛАР


5
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Хөрмәтле укытучылар, хезмәт ветераннары!
Укытучылар көне уңаеннан Сезгә ихлас теләкләремне һәм лаеклы рәхмәт сүзләрен җиткерәм! Сезнең актив гражданлык позициясе, профессиональлек, укучыларга булган сизгер, игътибарлы мөнәсәбәтегез, фидакарь хезмәтегез бәя биреп бетергесез.
30 сентябрь көнне Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты укытучылары һәм хезмәткәрләре ГТО нормативлары тапшырды. ГТО нормативларын тапшыру шәһәрнең “Комсомол паркы”нда дәвам итте.
Буаның “Алтынчәч” балалар бакчасында “Физкультура – сәламәтлек һәм яхшы кәеф нигезе” дип исемләнгән спорт бәйрәме узды. Анда шәһәр һәм авыл мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләреннән биш команда катнашты.

3
октябрь, 2015 ел
шимбә
Бүген Казанда "Татнефть-арена" боз сараенда Халыкара укытучылар көненә багышланган бәйрәм чарасы үткәрелде. Укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР вице-премьеры - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева һ.б. котлады.

2
октябрь, 2015 ел
җомга
Бүген Казанда «Корстон» комплексында "Россия ел укытучысы" бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр бишлеге билгеле булды. Биредә конкурсның икенче турына тантаналы төстә нәтиҗә ясалды.
1 октябрьдә “Мәктәп директоры – 2015” бөтенроссия конкурсының читтән торып уздырылган беренче этабы төгәлләнде. Финалга җәмгысе 30 конкурсант узган. Алар сынауны бәйгенең 24-26 ноябрьдә Мәскәүдә булачак йомгаклау өлешендә дәвам иттерәчәк.
7 октябрь көнне сәгать көндезге 2дә Казанның Мәгариф хезмәткәрләре йортында, Укытучылар көне уңаеннан, педагогик хезмәт ветераннары өчен ел саен оештырыла торган бәйрәм концерты була. Бәйрәм, традиция буенча, шәһәрнең педагог-ветераннар советы белән берлектә үткәрелә.
Казанда, WorldSkills халыкара чемпионатына әзерлек максатында, Россия Федерациясе дәрәҗәсендә җаваплылыкны бүлү концепциясе эшләнә, аның кысаларында төбәкара компетенция үзәкләре төзү каралган. Аларны булдыру өчен федераль бюджеттан 4 млрд сум акча бүленә. Бүген бу хакта ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында узган киңәшмәдә ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр итте.
Иртәгә 16.00дә Казанның “Корстон” комплексында “Россия ел укытучысы – 2015” бөтенроссия конкурсы финалының II турына йомгак ясалачак. Тантанада ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашуы көтелә.
Казан федераль университеты беренче тапкыр Times Higher Education британ журналы төзегән дөньяның иң яхшы университетлары рейтингына кергән. КФУ 301-350 диапазонында урнашкан, ә рейтингтка бәяләнгән 13 россия югары уку йортлары арасында 4 урында тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International