ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2015 ел
җомга
1994 елдан бирле 100дән артык илдә 5 октябрь Укытучылар көне буларак билгеләп үтелә. Бу бәйрәм белем бирү өлкәсендә эшләүче һәркем өчен мөһим. Әлеге бәйрәмнең гамәлгә керүенә 1966 елның 5 октябрендә Парижда «Укытучыларның җәмгыятьтә биләгән урыны» темасына җыен үтүе сәбәпче булганлыгы билгеле. Нәтиҗәдә, ЮНЕСКО вәкилләре һәм Халыкара хезмәт оешмасы тарафыннан «Укытучы статусына кагылышлы тәкъдим»гә кул куела. Бөтендөнья укытучылар көне БМОбөтендөнья һәм халыкара көннәре исемлегенә кертелә.
2015 елның 2 октябрендә "Сочи-2015" Халыкара икътисад форумында Россия Федерациясе Хөкүмәте вице-премьеры Ольга Голодец катнашында узачак матбугат конференциясендә 2016, 2017, 2018 елларда   һөнәри осталык  милли чемпионаты финалын уздыру өчен үткәрелгән бәйгедә җиңеп чыккан өч регион  исеме билгеле булачак.
Бүген "Россия ел укытучысы-2015" конкурсының икенче туры тәмамлана. Конкурста катнашучылар педагогик советта катнашты. Нәкъ менә бәйгенең әлеге сынавы булган проблемалар, аларны чишү юллары һәм мәгариф үсеше перспективалары турында фикер алышу өчен билгеле бер яссылык тудыра. Фикер алышу өчен өч тема билгеләнгән иде.

1
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Азакайда яңа уку елында бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек буенча чаралар күреләчәк.
Иннополис университетына яңа директор билгеләнде. IТ-вузны Кирилл Семенихин -  "Microsoft"ның Россиядәге төбәк директоры, Директорлар советы әгъзасы җитәкләде. Әлеге компаниядә ул 11 ел эшләгән.
Бүген ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында “Мәгариф” илкүләм өстенлекле проекты кысаларында республиканың иң яхшы укытучыларын бүләкләү тантанасы уздырылды. Педагогларны, елдагыча, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов үзе котлады.
“Россия ел укытучы – 2015” финалының бүгенге конкурс көне мәгариф өлкәсендә проектлауга багышлана. Катнашучылар үз проектларын жюрига 17.30дан да соңга калмыйча тәкъдим итәргә тиеш.
Искәртеп үтик: “Россия ел укытучысы-2015” бөтенроссия конкурсының финалы 24 сентябрьдән алып 2 октябрьгә кадәр Казанда үткәрелә. Бәйгенең йомгаклау сынаулары башкаланың 177нче мәктәбендә уза.

30
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Казан шәһәренең 177 мәктәбендә “Россия ел укытучысы-2015” Бөтенроссия конкурсының беренче турына нәтиҗәләр ясау уңаеннан тантаналы чара узды.
Әгерҗе районы Иж-Бубый мәктәбе укытучылары да белем йортына хәзер форма киеп йөри. Кемдер әлеге комплектны тулысынча тектерергә теләк белдергән, кемдер – күңеленә хуш килгән өс киемен генә.
Элек ГТО нормалары сөенә-сөенә тапшырыла иде, хәзер әлеге йөкләмәләрне мәҗбүри диярлек үтәтергә җыеналар. Узган елның сентябрендә Россия Президенты Владимир Путин ГТО нормативларын гамәлгә кертү турындагы фәрманны имзалаганнан соң, илдә ГТО шаукымы башланды. Татарстан, гадәттәгечә, яңалыкларга беренче булып кереште – 14 пилот төбәк арасында безнең республика да бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International