ЯҢАЛЫКЛАР


30
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген, сентябрь аена нәтиҗәләр ясап, 24 сәгать дәвамында I Россиякүләм "Әдәби җәүһәрләр" татар әдәбиятын сөючеләр бәйгесенең беренче онлайн-викторинасы үткәреләчәк.

29
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе
Татар китап нәшрияты Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә рус телле балалар өчен татар теле дәреслеге концепциясенә конкурс игълан итә.
Татарстан укытучысы, “Россия ел укытучысы – 2014” конкурсының абсолют җиңүчесе Алла Головенькина Мәскәүдә Халыкара укытучы көне уңаеннан уздырылачак бәйрәм тантанасын алып барачак. Чара 5 октябрьдә Дәүләт Кремль сараенда була. Нәкъ менә бу көнне “Россия ел укытучысы – 2015” конкурсы җиңүчесе игълан ителә. Искәртеп үтик: конкурсның йомгаклау өлеше бу көннәрдә Казанда уздырыла.
2015 елның 1 октябрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында “Мәгариф” илкүләм өстенлекле проекты кысаларында лидер укытучыларны бүләкләү тантанасы узачак.
Татарстанның югары уку йортларында укучылар бик актив. Ә менә урта һөнәри уку йортларында белем алучылар һәрвакыт күләгәдә кала. Бу вәзгыятьне үзгәртү максаты белән, ниһаять, чаралар да уздырыла башлады. Шушы араларда оештырылган урта һөнәри белем бирү учреждениеләре үзидарәсе лидерлар активы мәктәбе узды.

28
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе
"Ел укытучысы-2015" конкурсы сынауларының туры тарнсляциясе дәвам итә. Финалда катнашучы укытучыларның дәресләре 177нче мәктәптә уза. Аларны 28 һәм 29 сентябрьдә онлайн-форматта 8.30 сәг-тән башлап карарга мөмкин.
Республика урманчылыкларында һәм шәһәр яны тыюлыкларында “Татарстанның чиста урманнары” табигатьне саклау акциясе башланды.  Мәктәп урманчылыкларында укучылар һәм экология берләшмәләре урманчыларга ярдәм итә.
Казанның Идел буе районы балалар йортында тәрбияләнүче Даниил Зарипов 19-24 сентябрьдә Мәскәүдә үткәрелгән “Созвездие” VII бөтенроссия балалар иҗаты конкурсыннан җиңеп кайтты. Ул “Вокал” номинациясендә (укытучысы – Айсылу Чижевская) II урынга лаек булды.

25
сентябрь, 2015 ел
җомга
 Зәйнең Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында “Алтын көз” призына туризм буенча ярышлар узды. Ярышны Иске Зәй бистәсе яшьләр үзәге оештырды.
Бүген Казанда "Россия ел укытучысы-2015" бөтенроссия конкурсы башланды. Чара Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов, шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һ.б. рәсми затлар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International