ЯҢАЛЫКЛАР


25
сентябрь, 2015 ел
җомга
24-27 сентябрь көннәрендә “Идел” яшьләр үзәгендә республиканың урта һөнәри белем бирү йортлары студентлары өчен активлар мәктәбе уздырыла. Әлеге мәктәп ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, урта һөнәри белем бирү учреждениеләре директорлары советы һәм ТР Студентлар лигасы тарафыннан имзаланган килешүне тормышка ашыру кысаларында оештырыла. Бу мәктәптә ТР һөнәри белем бирү йортларыннан студентлар үзидарәсенең 150дән артык лидеры, студентлар советы рәисләре һәм активистлары катнаша.
Бүген Казанда " Ел укытучысы - 2015" бөтенроссия конкурсы башланды. Бу минутларда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында тантаналы чара уза. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов, шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һ.б. рәсми затлар катнаша.
Бүген РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов "Россия ел укытучысы-2015" конкурсы финалистларына уңышлар теләде.
Казанның Совет районында мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе нең яңасы – “Арлекин” исемендәге балалар бакчасы ачылды. Балаларны, аларның әти-әниләрен һәм педагоглар төркемен “өй туе” белән Казан мэры Илсур Метшин котлады.
Бүген Казанда Евгений Завойский исемендәге премия лауреатларын бүләкләделәр. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев катнашты.

24
сентябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Сентябрь азагында Казанның 177нче мәктәбе базасында "Ел укытучысы-2015" Бөтенроссия конкурсының финалы узачак. Конкурсның финал этабында бөтен Россиядән килгән 78 укытучы ярышачак.

23
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе
2015 елның 2 октябрендә Россия һөнәри белем бирү буенча дәүләт  системасының барлыкка килүенә 75 ел тула. Әлеге түгәрәк датаны билгеләп үтү кысаларында, агымдагы уку елында республика көллиятләре һәм техникумнарында узачак чаралар исемлеге төзелде. Һөнәри белем бирү системасының иң яхшы мөгәллимнәрен бүләкләү тантанасы 3 октябрьда "Татнефь-Арена"  Боз сараенда Халыкара Укытучылар көнен билгеләп үткәндә  узачак.
2015 елның 21-22 сентябрендә Республика белем сыйфатын мониторинглау үзәге һәм Яр Чаллы шәһәренең аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 35нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базаларында IPIPS халыкара тикшеренүендә катнашуның үзенчәлекләре турында семинар узды. Семинарларда Аксубай, Әлки, Апас, Балтач, Югары Ослан, Чүпрәле, Теләче, Лаеш, Әлмәт, Бөгелмә, Зәй, Сарман, Чирмешән районнарыннан һәм Яр Чаллы шәһәреннән  тикшеренүнең муниципаль координаторлары, башлангыч мәктәп укытучылары, балалардан сораштыру үткәрәчәк интервьюерлар катнашты.
Татарстанда "Китапка икенче сулыш бир" республикакүләм хәйрия акциясе 2015 елның 22 октябренә кадәр дәвам итәчәк. Бүгенге көндә Арча муниципаль районы халкы мәктәп китапханәләре фондын үстерүдә иң актив катнашучылар булып тора.
2015 елның 17 нче сентябрендә «Күпмилләтле Россия – күпмилләтле Татарстан» : тәҗрибә, перспективалар» белем бирү проектын тормышка ашыру» дип исемләнгән республика семинары үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International