ЯҢАЛЫКЛАР


22
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе
Бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсендә студентлар арасында “Автосессия” V республика конкурсы финалы булды.

21
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Казан укучылары уку елы дәвамында "Зеленый круг" социаль-экономик проект кысаларында 286 тонна макулатура тапшырган. Әлеге проект Казан мәктәпләре арасында инде икенче ел үткәрелә.
26 сентябрь көнне Казанда Балалар һәм өлкәннәр өчен “Мавыктыргыч фән һәм техника” интерактив робот техникасы буенча “Легоробот ДЗНиТ-2015” ярышларын уздыра

18
сентябрь, 2015 ел
җомга
10 октябрьдә “Казан” агросәнәгать паркында Татарстан мәгариф учреждениеләренең традицион авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсе узачак. Әлеге чарада мәктәп, көллият, техникум, өстәмә белем бирү үзәкләре коллективлары катнашачак. Ярминкәдә алар үзләре үстергән-җитештергән бәрәңге, суган, кишер, чөгендер, ит, шулай ук халык һөнәрчелеге товарларын алып киләчәк.
Мамадыш укучыларның әти-әниләре хәзер мәктәп ашханәләрендәге меню белән танышып бара алачак. Көн саен шәһәрдәге белем бирү оешмалары сайтларында иртәнге аш, төшке аш турында тулы мәгълүмат урнаштырылачак.
Татарстанда республикакүләм «IT-чемпион» бәйгесе дәвам итә. Бүгенге көнгә бәйгедә республикабызның 1 187  мәктәбеннән 40 меңнән артык укучы катнаша. Аларның логиннары uslugi.tatarstan.ru Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы 49 799  шәхси кабинетта сакланган.

17
сентябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Тиздән Россиянең иң эре вузлары үзләре фән кандидаты һәм докторы гыйльми дәрәҗәләрен бирү хокукына ия булырга мөмкин. Бу хактагы закон проекты бүген РФ Хөкүмәте утырышында карала. “Фән һәм дәүләтнең фәнни-техник сәясәте турында”гы законга кертелгән төзәтмәләр моңа кадәр РФ Хөкүмәтенең закон проектлары эшчәнлеге буенча комиссиясе тарафыннан хупланган.

15
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе
Мөслим лицее укучылары шефлык эшен дәвам итә. Мәктәпнең 6 нчы сыйныфы укучылары инде берничә ел рәттән мәгариф ветераны Әнисә апа Салиховага ярдәм күрсәтә.
Кадет мәктәп – интернатында ГТО нормаларын тапшыру буенча көзге сессия узды. Биредә белем алучы 150 укучы 60, 100 метрга, 1,5 километрга йөгерү һәм урыннан озынлыкка сикерү буенча зачет тапшырды.

14
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан уку йортлары арасында 2016/2017 уку елына республика бюджеты хисабына урта һөнәри һәм югары белем бирү программалары буенча белем алу өчен гражданнарны кабул итүнең контроль саннарын бүлүгә конкурс игълан ителде.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International