ЯҢАЛЫКЛАР


15
июль, 2015 ел
чәршәмбе

Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте Бердәм дәүләт имтиханын камилләштерү буенча ege2016@obrnadzor.gov.ru электрон адресына тәкъдимнәр кабул итүен дәвам итә. Барлык җыелган мәгълүмат БДИ үткәрү белән шөгыльләнүче белгечләр тарафыннан анализланачак.


14
июль, 2015 ел
сишәмбе
Бүген Иннополис шәһәрендә яшьләр өчен еллык киңкүләм белем бирү чарасы - "Президент академиясенең җәйге кампусы" IV Халыкара белем бирү форумы ачыла. Шул уңайдан буласы тантанадан соң, "Шәхес үстерү аша дәүләт үсеше" темасына дискуссия узачак. Анда Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, РФ Президенты каршындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе ректоры Владимир Мау, "Россия Саклык банкы" идарәсе рәисе Герман Греф, РФ элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министры Николай Никифоров катнаша.
13 июльдә Казанда “Заречье” сәламәтләндерү лагеренда Татарстанның яшь геологлары арасында II республикакүләм ачык кыр олимпиадасын ябу тантанасы уздырылды. Чара ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында үтте.
2015 елның 11 июлендә “Костер” республикакүләм балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә “Яшь туристлар һәм коткаручылар” дип аталган республикакүләм профиль смена башланып китте.
Казан дәүләт медицина университеты һәм Казанның Бондаренко урамында төзелгән яңа 179 нчы мәктәп 2015-2016 уку елына махсуслаштырылган 8 нче медицина сыйныфына укучыларны җыю турында игълан итә.
Татарстанда Президент академиясенең җәйге кампусын уздыру республикага талант ияләрен җәлеп итү мөмкинлеге тудыра.

10
июль, 2015 ел
җомга
Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте уку йортларына кабул итү кампаниясе кысаларында абитуриентларны, студентларны һәм аларның әти-әниләрен югары уку йортын сайлаганда игътибарлы булырга чакыра.
Кичә, «Сәләт» IV Халыкара уку-укыту яшьләр форумының 3нче көнендә, Алексеевск районы Биләр җирендәге лагерь кабат Татарстанның 22 районыннан делегацияләр кабул итте. Аксубай, Әлки, Баулы, Чүпрәле, Алабуга, Кама Тамагы, Мамадыш, Минзәлә, Мөслим, Сарман, Тәтеш, Тукай, Теләче һәм Чирмешән районнарыннан килгән сәләтле балалар төрле кызыклы мастер-класслар, тренингларда катнашу бәхетенә ирештеләр. Әлеге дәресләрнең саны шактый күп, төгәлрәк әйтсәк, - 22! Һәр бала күңеленә ошаган дәрескә барып белем һәм тәҗрибә туплый алды. Темалары да күптөрле: шәхси уңыш һәм нәтиҗәлелек, уңыш һәм карьера белән идарә итү, фән һәм IT, кул эшләре.

9
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
27 июньнән 14 июльгә кадәр Казанда “Заречье” сәламәтләндерү лагеренда Татарстанның яшь геологлары арасында II республикакүләм ачык кыр олимпиадасы уза. Олимпиадада  Татарстан Республикасыннан 30 команда, Крым Республикасының Бакчасарай районы һәм Казахстан Республикасы командалары катнаша.

8
июль, 2015 ел
чәршәмбе
Татарстанның Алексеевск районында урнашкан “Биләр” тарихи-археологик музей-тыюлыгы территориясендә 7-12 июль көннәрендә “Сәләт” IV халыкара яшьләр уку-укыту форумы уздырыла. Быел анда Татарстаннан, Россия төбәкләреннән, шулай ук ерак һәм якын чит илләрдән 5 меңнән артык кеше катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International