Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2015 ел
җомга
Казанда робот техникасы буенча республикакүләм фестиваль уздырылачак
1 июнь көнне “Идея” технопаркында робот техникасы буенча республикакүләм V фестиваль үткәрелә. Анда Татарстаннан 20ләп мәктәп командасы катнашыр дип көтелә.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның уку елы тәмамлану уңаеннан котлавы
Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары!
Хөрмәтле укытучылар һәм әти-әниләр!
Чираттагы уку елы да ахырга якынлашты. Кемдер өчен ул вакыйгаларга бай, кемдер өчен авыр, кемдер өчен онытылмаслык булды. Республикабызның 17 меңнән артык укучысы өчен бүген соңгы кыңгырау чыңлыячак. Сезнең һәрберегез алдында беренче җаваплы адым – үзегезнең һөнәри юлыгызны сайлау тора
“Future Skills” Халыкара белем бирү форумы үз эшен башлап җитәрде
Бүген Казанның Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә “Future Skills” Халыкара белем бирү форумы ачылды.
Әлеге чара Казанда 22 һәм 23 май көннәрендә уздырыла. Анда “WorldSkills International” халыкара хәрәкәте илләре вәкилләре, “WSI” милли оешмалары җитәкчеләре, бу өлкә белән кызыксынган галимнәр һәм экспертлар, бизнес вәкилләре чакырулы. Форум РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы, Стратегик инициативалар агентлыгы һәм ТР Хөкүмәте тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Әлмәт шәһәрендә “Россиядә махсус олимпиада” программасы буенча республика ярышлары узды
22 май көнне Әлмәт шәһәрендә “Россиядә махсус олимпиада” программасы буенча республика ярышлары узды. Бу чара Әлмәт махсус( коррекцияләү) мәктәбе базасында үткәрелде.
Рөстәм Миңнеханов WorldSkills III илкүләм чемпионатының финал ярышлары мәйданчыгында булды
21 майда Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә булды, анда WorldSkills стандартлары буенча III илкүләм һөнәри осталык чемпионатының финал ярышлары уза.
Искәртеп узабыз: WorldSkills стандартлары буенча III илкүләм һөнәри осталык чемпионатының финалы ТР Хөкүмәте ярдәмендә Казанда 19 майдан алып 23 майга кадәр барачак. Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 500дән артык катнашучы 46 компетенциянең һәрберсендә эшче һөнәренең иң яхшы остасы дигән исем өчен көрәшә.
Татарстан Республикасы шәһәрләрендә узган "Тотальный диктант" халыкара акциясенә йомгак ясалды
2015 елның 22 маенда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында 2015 елда "Тотальный диктант" халыкара акциясендә катнашучылар һәм әлеге акцияне оештыручылар катнашында киңәшмә узды.
Чаллы укучылары шәһәр тарихын өйрәнә
Чаллыда дистә елдан артык инде 6-7 нче сыйныф укучылары өчен шәһәребезне өйрәнүне максат иткән “Отчий край” программасы эшли.
Укучылар Чаллының тарихын, аның истәлекле урыннарын, урамнарын, һәйкәлләрен, шәһәр үсешенә өлеш керткән күренекле шәхесләрнең тормышын, эшчәнлеген өйрәнәләр.
21
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Казан мәктәпләрен тәмамлаучылар өчен соңгы кыңгырау чыңлады
Бүген “Казан-Арена” стадионында Казан мәктәпләрен тәмамлаучы 5 мең 555 укучы өчен соңгы кыңгырау яңгырады. 2014-2015 нче уку елы тәмамлану хөрмәтенә бәйрәм ничек кенә тантаналы оештырылса да, бүген иртән Түбән Новгород өлкәсендә Татарстан укучыларының фаҗигагә юлыгуы аны берникадәр, әлбәттә, төссезләндерде, күңелгә борчу өстәде.
Соңгы кыңгырау тантанасында Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, югары уку йортлары ректорлары, укытучылар катнашты.
"WorldSkills Russia" чемпионаты финалын онлайн-режимда карап була
"WorldSkills Russia" III илкүләм чемпионаты финалын онлайн-режимда карап була. Ярышлар көн саен 9.00-18.00 сәгатьләрдә чемпионатның finalwsr.ru рәсми сайтында трансляцияләнә. Онлайн-трансляция оештыру өчен пвильоннарда видеокамералар урнаштырылган.
Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның өченче Республика форумы
2015 елның август аенда Казанда социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның өченче Республика форумы үтәчәк. Әлеге чарада 1000гә якын кеше, шул исәптән министрлык һәм ведомство, коммерциячел булмаган оешма вәкилләре катнашачак.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз